16+

Менә сиңа тавык тәпие!!!

Дөньяда һәр халыкның үзләренә генә хас сәерлекләре бар. Кытайлыларга җитеп булмастыр, мәгәр. Этләр, ярканатлар, җир кортлары, еланнар, йомыркадан борынлаган чебешләр - кытайлыларның чын мәгънәсендә затлы ризыгы.

Менә сиңа тавык тәпие!!!

Дөньяда һәр халыкның үзләренә генә хас сәерлекләре бар. Кытайлыларга җитеп булмастыр, мәгәр. Этләр, ярканатлар, җир кортлары, еланнар, йомыркадан борынлаган чебешләр - кытайлыларның чын мәгънәсендә затлы ризыгы.

Мәгълүматларга караганда, Россия быел Кытайга 300 мең тоннадан артык тавык ите сатып җибәрәчәк. Анда бездән китерелгән тавык итләрен һәм иң гаҗәбе-тавык тәпиләрен чират торып, ябырылып, дигәндәй алып бетерәләр икән. Әлеге илгә экспортның яртысын тавыкның эче-башы тәшкил итә.

Тавык тәпие ( боты түгел) Кытайда деликатес ягъни затлы ризык санала. Россиядә исә, тавык тәпиенә андый зур дәрәҗә юк, ул сөяк оны ясауга гына тотыла. Хәер, Казандагы кибетләрдә һәм базарларда тавык тәпие сатыла, аңа һичбер чират күзәтелми. Кытайлылар республикабыз авылларындагы халыкның тавык тәпиен кадерсезләвен күрсәләр, аптыраудан “тәгәрәп егылырлар” иде, мөгаен. Тавык башын һәм тәпиләрен эткә-мәчегә бирәбез, йә чүплеккә ыргытабыз бит.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2020 елның 1 сентябренә барлык төрдәге хуҗалыкларда 19 миллион 237 мең 108 тавык тотыла, шулардан-шәхси хуҗалыкларда 3 миллион 339 мең 288 тавык исәпләнә. Кошчылык фабрикалары бер нәрсәне дә исраф итми, әлбәттә. Ләкин, авылларда баш-аяк кадердә түгел. Кытайга озатыр өчен, берәр “суыткыч машина” авыллардан да тавык тәпиләре җыеп йөрсен иде, әй. Сөт тапшырабыз бит, киләчәктә тавык тәпиләрен җыеп тапшыру да гадәти хәлгә әверелергә мөмкин әле.

Тавык тәпиеннән әзерләнгән “холодец” аксым, коллаген, желатин һәм аминокислоталарга бай. Үтә дә кызыксынучан һәм максатчан кытайлылар “холодец” белән сыйланып, буыннарын ныгытырга, тән тиресен яшәртергә омтыла, күрәсең. Табиблар әйтүенчә, тавык тәпиеннән әзерләнгән ризыктагы файдалы матдәләр турыдан-туры гәүдә буыннарына яки тән тиресенә бармый, ә ашкайнату органнары аша бөтен организмга тарала. Табында утырганда тулы тәлинкә майлы “холодец” ашап бетерү ашказаны өчен авырлык тудыру гына, кабымлык сыйфатында бер-ике кисәк кенә кабып кую киңәш ителә.

Кытайда тагын тавык канаты популяр икән. Россия бу продукцияне Кытайдан тыш, Казахстанга һәм Сәгуд Гәрабстанына да “очырта”.

Якын Көнчыгыш илләренә 1-1,2 килограмм авырлыктагы тавык түшкәләре җибәрелә. Без исә, андый “чебешләргә” кул гына селтибез. Шунлыктан, ил халкына сатуга үзкыйммәте арзанрак булган һәм зуррак гәүдәле тавыклар чыгарыла. Бигрәк тә авыл халкы һәр нәрсәнең таза-симез булганлыгын ярата. Авылныкылар “кибет тавыгыннан” аш пешерми, кыздыру өчен генә ала. “Кибет тавыгының шулпасы тәмле түгел, хлор исе килә”,-дип, зарланалар әби-апалар.

Балык Бистәсе авыллары халкы эшкуарлар кошчылык фабрикаларыннан алып кайтып саткан тере бройлер тавыкларны башта “сәламәтләндерә”. Бәясе 350 сумнан 2,5-3,5 килограммлы “городской”ны  алалар һәм җирле экологик чиста ризыклар ашатып, атна-ун көн асрыйлар. Кайбер кешеләр бройлер тавыкларны 4 килограммга һәм аннан да авыррак үлчәмгә җиткерә. Ите беркадәр катылана, әмма аш шулпасы тәмле инде, малай!

Лилия ЛОКМАНОВА фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading