Шәһри Казан

«Мондый төбәк башка юк»

Табиблар арасында үткәрелә торган «Ак чәчәкләр» бәйгесенә йомгак ясалды.

Реклама

ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, бүләкләү тантанасын ачканда, үзенең бик нык дулкынлануын яшермичә, сөенечләре белән уртаклашты: «Соңгы елларда республикабызда моңарчы булмаган үзгәрешләр күзәтелде. Без халыкның үлү күрсәткечен киметүгә, туучылар санын арттыруга ирештек. Татарстан тарихында беренче тапкыр яшь балаларның үлү күрсәткеченең кимүе теркәлде», - диде ул. «Сәламәтлек саклау өлкәсе шул- хәтле яхшы булган башка төбәкне мин белмим дә», - дип билгеләп үтте бәйрәмне алып баручы «Беренче» каналдагы «Здоровье», «Жить здорово!» тапшырулары аша безгә таныш Елена Малышева.
Җиңүчеләр исә болайрак билгеләнде: «Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә Кукмара үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Кадрия Заһидуллина беренче булды. «Беренчел звеноның иң яхшы табибы» исә Бөгелмә үзәк район хастаханәсеннән Лүзия Сәфәрова. «Уникаль очрак» номинациясендә Республика клиника хастаханәсе табиблары коллективы җиңде. Корсак аортасына алар ясаган операцияне тарихка теркәп калдырырга була. Мондый операцияне Россиядә беренче тапкыр 2010 елда гына ясаганнар икән. «Сәламәтлек саклау легендасы» исә ТРның атказанган табибы, ТАССР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Бөек Ватан сугышында катнашкан Фәрид Фәткуллин. Табибларны бәйрәм белән котлап, рәхмәтләрен җиткергәннән соң, ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Ел табибы» җиңүчесен игълан итте. Ул - Республика баш кан тамырлары үзәге җитәкчесе Динә Хәсәнова. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар, планшетлар, махсус сыннар тапшырылды. Ә иң мөһиме: алар барысы да чит илдә эшләп кайту, белемнәрен арттыру мөмкинлегенә ия булдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге - автомобиль - Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсенең Чертуш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Миләүшә Шәрифуллинага тапшырылды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: