Шәһри Казан

Нәрсә күреп үсәсең?

Европа ир-атлары узган 100 ел эчендә 11 сантиметрга үскәннәр. Бөекбритания һәм Австралия галимнәре исәпләп чыгарганнар моны. Әлегә чаклы мең ел дәвамында булган тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешенең буйга үсеше 100 елга 2 сантиметрдан артмый торган булган. Бу исә кешенең сәламәтлеге ныгу белән аңлатыла икән.

Реклама

Шулай итеп, 21 яшьлек европалының уртача буе бүгенге көндә 179 сантиметр. Ачыкланганча, Россиядә дә шундый ук динамика күзәтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, СССР чорында ир-атларның уртача озынлыгы - 168, хатын-кызларныкы исә 157 сантиметр булган.
Шул вакыттан алып кешеләр, ире булсын, хатыны булсын - якынча 10 сантиметрга үскәннәр. Бүгенге көндә ир-атларның уртача буй озынлыгы - 178, ә хатын-кызларныкы 166 сантиметр тәшкил итә. Галимнәр бу хәлне безнең яхшырак яши башлавыбыз белән аңлаталар. «Монда беренче чиратта социаль-икътисади факторлар «кулы» уйный. Бу туклану, гигиена шартларының яхшыруы, сәламәтлек саклау өлкәсендәге алга китеш белән аңлатыла», - ди галимнәр.
Организмда үсеш өчен соматотроп дип аталган махсус гормон җаваплы. Тавык, мөгезле эре терлек ите яратучыларның тизрәк үсүе, ә менә сарык итенә өстенлек бирүчеләрнең әллә ни алдырып китә алмаулары да ачыкланган.
Россиялеләрнең иң кыска буйлы чоры НЭП (яңа икътисади сәясәт) һәм Бөек Ватан сугышы барган вакытларга туры килә. Ул вакытларда туучыларның буйлары хәзерге заман ир-атларыннан якынча 8 сантиметрга кыскарак.
Тикшеренүчеләрнең сүзләренә караганда, авыл җирлегендә яшәүчеләрнең буйлары мегаполиста яшәүчеләрнекеннән шактый тәбәнәгрәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: