Шәһри Казан

Рамис Мөхәммәтшинга ник самавыр "җене" кагылган?

Авылда өч самавырыбыз бар. Вакыт үзләрен шактый таушатса да, бик кыйммәтле истәлек булып, әле дә өй түрендә торалар.

Ни дисәң дә, әби-бабаларыбыздан күчкән, мулла нәселе чәй кайнатып эчкән кадерле, истәлек мирас. Самавырларны ремонтлатып электәге кебек чәй эчәрбез дип, бу эшнең осталарын эзли башладым. Самавыр төзәтүче түгел, аны сатучыларын да көндез чыра яндырып эзләсәң дә табам димә икән!

Кукмара самавырына - 200 ел

Редакциябез белән «Татар чәе» бәйгесендә төп җиңүчегә бүләк итәргә самавыр эзләгәндә дә шул проблема белән очраштык. Бактың исә, хәзерге заманда кибеткә кердең дә сатып алдың түгел икән шул самавырны. Бер айга якын эзләдек. Шалтыратмаган кеше, кермәгән кибет калмады. Юка самавырлар, электр белән эшли торганнары бар анысы, тик менә чын күмер самавырларына гына кытлык. Кайчандыр Туладан кайтартылган самавырлар Казанның бер кибетендә сакланып калган булган, алары алтын бәясе белән бер. Кыскасы,самавыр эзләгән арада без аларны җыю белән шөгыльләнгән бик кызыклы бер егет - Рамис Мөхәммәтшин белән таныштык. Ни хикмәт, интернетта «самавыр» дип җыюга, нәкъ менә аның элемтә номерлары килеп чыга. Рамис үзе тәҗрибәле программист. Казан дәүләт мәдәният институтында эшли.

Самавырның килеп чыгышы татарлар белән бәйле булмаса да, безнең милләттә элек-электән аны рухи кыйммәткә тиңлиләр. Кадерле нәрсә булган ул, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр самавырны үзеннән калдырмаган. Самавырның бөтен ил буйлап таралуы бәлки шуның белән дә бәйледер. Тарихчы Карл Фукс та: «Татарлар чәй ярата. Кимендә ул аны дүрт чынаяк эчә, ә җитеш гаиләләрдә самавыр да булган», - дип язып калдырган. Ничек кенә булмасын, Татарстан самавырының үз тарихы бар. Тарихка күз салсаң, безнең республикада да әлеге эшнең үз осталары булган. Әйтик, XIX гасырда Кукмарада Володин дигән сәүдәгәрләр самавыр ясау белән шөгыльләнгән. Сүз уңаеннан, әңгәмәдәшебез Рамис та Кукмара районы Туембаш авылы егете.

- Кукмаралылар дигәч, гадәттә, итек басучылар күз алдына килеп баса. Безнең саланы да итекчеләр авылы дияргә була. Һәр йортка аяк басуга сизелә бу, халык йон әзерли, итек баса. Кукмарада самавыр ясау белән дә шөгыльләнгәнлекләрен әби-бабайларымнан да ишетеп белә идем. Ә менә ике‑өч ел элек авылдашым Фәрит Вәлиевнең «Кукмара тарихы. Бакыр заводлар» китабын укыгач, бер шигем дә калмады. Документларга, кулъязмаларга нигезләнеп шуны әйтергә була - Кукмара самавырына киләсе елга 200 ел тулачак. Казанда әлеге тарихи датаны истә тотып, Кукмара самавырына багышлап музей да ачылган иде, - ди Рамис, горурланып.

- Хәзерге вакытта бу музей эшләми дип беләм...

- Музейны ачуда якын дусларым Павел Кротов белән Равил Кәримов башлап йөрделәр. Алар Казан тирәсендәге коллекционерларны берләштереп, экспонатларны туплап, музей ачтылар. Минем дә 25ләп самавырым шунда торды. Тик кайбер сәбәпләр аркасында, музей ябылды. Хәзер менә самавырлар өйне тутырды. Музей җитәкчеләренең берсе Равил абый тарихи эзләнүләр алып барган иде, ул Казанда да самавыр ясаучы ике оста барлыгын ачыклады: Готш һәм Парфенов. Бәлки киләчәктә алар хакында китап та басылып чыгар. Осталары бар, тик менә аларның кул хезмәтләре генә сакланып калмаган. Кукмара самавырын күргәнебез бар, ә Казанныкын тотып караган юк, - ди Рамис.

«Бу «чир»не әти генә хуплый»

Егет кечкенәдән самавырлар белән кызыксынган. Табигатькә чыкканда, ул үзе белән самавыр ала торган булган. Дусларына да бәйрәмнәрдә бүләк итәргә яраткан. Тора‑бара аңардан самавырны сатып алырга сорый башлаганнар. Бүген Рамисның коллекциясендә 200гә якын самавыр бар. Алар арасында революциягә кадәр чыккан исемле самавырлар, үзенчәлекле тоткалы чегән самавыры, гадәти булмаган «мәче күзе», «шар» самавырлары аеруча игътибарны җәлеп итә. Иң борынгысы - 1850 елгы бертуган Лялиннарныкы. Ул самавыр пуля формасында эшләнгән.

- Гаиләдә минем бу шөгылемне вакыт әрәм итү дип саныйлар, самавырлар өйдә дә күп урынны алып тора. Бары әти генә мине хуплый, теләктәшлек күрсәтә, - ди Рамис.

- Самавыр һәр өйдә булырга тиеш кебек тоелса да, аны сатучылар сирәк.

- Әйе, бүген самавыр җыючылар Россия буенча да 100ләп кенә кешедер. Аларның 60ы белән үзем тыгыз элемтәдә торам, сөйләшәбез, фикер алышабыз. Самавырларга яңа сулыш өрүче, төзәтүчеләр тагын да сирәк. Татарстанда шундый бер генә кешене беләм мин. Ул - Рөстәм Сәлимгәрәев. Алтын куллы егет! Аңа чират та бик зур. Бер самавыр яңартканны өч‑дүрт айлап көтәргә туры килә. Соңгы елларда Казанда, Чаллыда кызыксынучылар саны арта башлады.

Реклама

Рамис самавырларны сатып ала. Баштарак аларны үзе чистартып караган. Әмма зыянлы, күп вакытны ала торган шөгыль аңа бик авыр тоелган. Хәзер ул бу эшне реставрация ясаучыларга ышанып тапшыра. Рамис, гадәттә, Совет самавырларын алыпсатарлар аша сата, сирәк очрый торганнарын башка коллекционерлар белән алмаша.

- Самавыр сатып, акча эшләп буламы, бу керемле шөгыльме?

- Юк, бизнес түгел, бу - хобби, җан азыгы гына. Мин беренче чиратта коллекционер. Сатылган самавыр акчасына икенче бер матур самавыр сатып алам. Коллекциямне тулыландырам. Әлеге шөгыльдән кергән акчаның тиенен дә үз кирәгем өчен тоткан юк. Самавырлар арзан тормый. Берсен 40‑50 меңгә дә сатып алырга туры килә.

- Иң арзан самавырны бүген ничә сумга алырга була?

- Иң, арзаны, мөгаен, 6500 сумнан башланадыр. Юшкынсыз, зыянсыз, бик шәпләп ялтыратылганы. 2500 сумлыкларын очратырга була анысы, тик аларга тиз арада ремонт кирәк булуы бар, ә төзәтү тагын өстәмә 5‑6 мең сум дигән сүз.

- Үзең чәйне самавырдан эчәсеңме?

- Мин фатирда торам, шуңа самавырдан чәй эчеп булмый инде. Хәер, дусларым арасында бар фатирда кайнатучылар да. Спирт белән эшли торганын тапсам, өйдә дә кайната башлармын әле. Ә менә авылда бәйрәмнәрдә самавыр - табын күрке инде.

- Самавырда кайнаган чәйнең тәме үзгәме, сизәсеңме?

- Бер психолог дустым: «Күп кешеләр - үзләренең начар уйларын, проблемаларын чыра белән бергә яндырып, самавыр торбасына салалар. Аннан соң, бушанган хис, тыныч күңел белән, тәмләп чәйлиләр», - ди. Табигать кочагында йә мунчадан соң самавырда кайнаган хуш исле чәйдән авыз итү ни тора!



Сүз уңаеннан, былтыр Кукмара урамнарының берсендә самавыр барлыкка килгән. Аны Киндеркүл авылыннан Альберт Юскаев дигән кеше ясап куйган. Биредә чишмә ага икән, аны торбалар аша самавырга тоташтырганнар. Шулай кукмаралылар чишмә суын да үз самавырларыннан эчә.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: