Шәһри Казан

Үсемлекләр җинаятьчене танырга сәләтле

Мәскәү метросында эшләүче полиция хезмәткәрләренә шартлаткыч матдәләрне табу өчен махсус җайланмалар биреләчәк. Тыштан караганда, әлеге җайланма кечкенә генә тартмага тыгып куелган кулъяулыкны хәтерләтә. Анда махсус реагентлы күбек бар. Полиция хезмәткәре, шикле кешене туктатып, аның кулын яки киемен шушы кулъяулык белән сөртеп, аннан соң әлеге салфеткага теге реагентны тамыза. Детектор кешенең...

Колорадо университетының (Америка) биологлары җиде ел дәвамында «мина табучы үсемлекләр» дигән гаҗәеп проект эшләгән. Генетик тикшеренүләр ярдәмендә шартлаткычны таный торган үсемлек төрен уйлап тапканнар. Галимнәр сүзләренә караганда, әлеге үсемлек теләсә нинди шартлаткычны куркыныч дип кабул итә, төсен үзгәртеп, шул хәбәрне кешегә җиткерә. Үсемлек куркыныч булган молекулаларны тоя һәм махсус аксымнар эшләп чыгара. Аның нәтиҗәсендә, яшел төстәге үсемлек ак төскә әйләнә. Хәзер галимнәр әлеге үсемлекләрне шартлаткычларның химик составын һавада гына түгел, суда да, туфракта да таный торган итеп «өйрәтергә» тырышалар. АКШ хакимияте әлеге эшкә акча бүлеп бирә һәм галимнәргә сигез миллион долларлык грант та тапшырган.
Фин галимнәре махсус күзлек сатып алырга тәкъдим итә. Ул кешеләр бер-берсеннән ерак булмаганда эчке яктагы линзада шәхеснең мәгълүматы чыгачак. Мондый шпион гаджеты «Терминатор» күзлеген хәтерләтә. Күзлек тоткасына махсус камера куелган, ул үзе Интернетка тоташа, һәм кечкенә генә экранда каршыда басып торучы кешенең мәгълүматлары (исеме, яше һ.б.) пәйда була. Мәгълүмат ала торган система Интернеттагы гадәти эзләү системасына охшаган. Әлеге яңалык полиция системасында һәм шулай ук сак системасында эшләүче кешеләргә файдалы булыр.
АКШның Тын океан Төньяк-көнбатыш урман хуҗалыгы хезмәте галимнәре кызыклы тикшерү үткәргән. Биек агачлар күп булган шәһәр парк һәм скверларында, үсемлекләр аз булган яки агачлар яңа гына утыртылган районнарга караганда, җинаятьчелек дәрәҗәсе дә азрак икән. Галимнәр агачларны җинаятьчелек дәрәҗәсен киметә дип уйлый. Тикшерүчеләр вандализм, талау, урлау очракларын тикшергәннәр, шәһәр фатирларын талауларны (Орегон штатындагы Портленда шәһәре мисалында) анализлаганнар. Агачларның һәм җинаятьләрнең саны кире бәйлелектә: торак кварталларда агачлар азрак булган саен, җинаятьләр саны күбрәк икән.
Психологлар әлеге очракны болай дип аңлата: җәелеп үсә торган карт агачлар булган торак территорияләр яшәү өчен яхшы тәэсир тудыра. Әлеге зоналарны криминаль кешеләр читләп үтәргә тырышалар. Җинаятьчеләр исә мондый районнарны яхшы саклана торган, ә яшәүчеләрне башкаларга караганда уяурак дип уйлыйлар. Агачсыз яки яңа төзелгән йортлар янындагы яңа утыртылган агачлар, киресенчә, игътибарны җәлеп итә икән. Тәбәнәк агачлар яки куаклар астында җинаятьчеләр качып кала ала.
АКШның Тын океан Төньяк-көнбатыш урман хуҗалыгы хезмәте агачлар утыртуны җентекләп күзәтергә - җинаятьләр күп була торган территорияләр өчен билгеле төрдәге агачлар утыртырга тәкъдим итә. Бераз вакыт узгач, бу җинаятьчелек дәрәҗәсен киметә ала икән.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: