Реклама
Бәрәңге Чувашиядә аеруча зур дәрәҗәгә ия, почетлы яшелчә булып санала. Узган ел бәрәңгегә һәйкәл дә куярга теләгәннәр.
Әмма кайбер сәбәпләр аркасында килеп чыкмаган. Аның каравы, быел республиканың барлык мәктәпләрендә, «икенче икмәк»кә багышлап, ачык дәресләр үткәрергә җыеналар.
Бәрәңге буенча бердәм дәресләрдә укучыларга әлеге яшелчә турында тулы мәгълүмат биреләчәк. Бу темага викториналар, бәйгеләр үтәчәк, бәрәңгедән ризык әзерләү, төрле фигуралар ясау буенча мастер-класслар да уздырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз