Шәһри Казан

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН тег белән яңалыклар

  • 12 июль 2019 - 08:35
    Аең-кояшың уртак булсын, ирең уртак булмасын
    Казахстанда күпхатынлылыкны законлаштырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкканнар, ди. Ике-өч хатын белән яшәүчеләр бар, ләкин рәсми рәвештә теркәлмәгән гаиләдә туган балаларның да, хатыннарның да бернинди юридик хокуклары юк. Алар уртак милеккә дә дәгъва кыла алмыйлар. Менә шул нисбәттән, күпхатынлылыкны законлаштырырга җыеналар да. Бездә дә бу турыда берара нык шаулап алганнар иде. Депутат Владимир Жириновский әлеге сорауны хәтта Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә җыенды.
  • 14 июнь 2019 - 09:22
    Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Мирас бүлгәндә, ир балага – аның ике өлеше, ә кыз балага бер өлеше тиеш»
    Мирас малын бүлешә алмыйча судтан судка йөрүчеләр турында гел ишетеп торабыз. Соңгы телем икмәкне бүлешеп, бер-берсе өчен үләрдәй булып яшәгән бертуганнар арасында да бар алар. Газиз әти-әниләрен соңгы юлга озату кайгысын да онытып, кара тавыш чыгарып, йорт бүлешә башлыйлар. Ислам дине кушканча яшәсәләр, бу хәлгә тарымаслар иде, ди «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин андыйлар турында.
  • 5 апрель 2019 - 13:08
    Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН: «Сихер тимәслек итеп яшәгез»
    Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә сихер турында болай диелгән: «Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң, шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә дә иярде.
  • 17 февраль 2019 - 13:07
    Ашны беренче әтигә салалар
    «Ашны беренче чиратта, хатын-кыз ир-атка салырга тиеш. Шул рәвешле балалар әтинең гаиләдә баш булуын күреп үсә. Гаиләдә әти дәрәҗәсен хатын-кыз күтәрә. Ир-атны матур итеп каршы алу да мөһим. Эшендә матур итеп бизәнгән, ясанган хатын-кызларны күреп кайткан ир-атны гадәттә, чәче-башы тузган, иске халаттан хатыны каршы ала. Шуңа да хатын-кыз ир-атны һәрчак матур киенеп, җылы каршы алса яхшы. Бу ир-атның дәрәҗәсен, хөрмәтен дә арттыра», – ди «Гаилә» мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
  • 18 декабрь 2018 - 14:11
    Сөннәтне кайчан ясатырга?
    Яшерен-батырын түгел, күп кенә әти-әниләр, балаларын жәлләп, ир баланы сөннәтләргә ашыкмый. "Гаилә" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН сүзләренчә, сөннәтләү – әти-әни өстендә булган баланың хакы.
Реклама