16+

Ашны беренче әтигә салалар

«Ашны беренче чиратта, хатын-кыз ир-атка салырга тиеш. Шул рәвешле балалар әтинең гаиләдә баш булуын күреп үсә. Гаиләдә әти дәрәҗәсен хатын-кыз күтәрә. Ир-атны матур итеп каршы алу да мөһим. Эшендә матур итеп бизәнгән, ясанган хатын-кызларны күреп кайткан ир-атны гадәттә, чәче-башы тузган, иске халаттан хатыны каршы ала. Шуңа да хатын-кыз ир-атны һәрчак матур киенеп, җылы каршы алса яхшы. Бу ир-атның дәрәҗәсен, хөрмәтен дә арттыра», – ди «Гаилә» мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Шәһри Казан» газетасында узган түгәрәк өстәлдә төрле өлкәдәге белгечләр белән ир-атның нинди булырга тиешлеге, гаиләдә ир бала тәрбияләү турында сөйләштек. Редакциябезгә ун бала атасы Әхмәт Илдус Гаффаров та килгән иде. Ул малайларны тәрбияләү буенча үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләрен бирде. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading