16+

Сөннәтне кайчан ясатырга?

Яшерен-батырын түгел, күп кенә әти-әниләр, балаларын жәлләп, ир баланы сөннәтләргә ашыкмый. "Гаилә" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН сүзләренчә, сөннәтләү – әти-әни өстендә булган баланың хакы.

Яшерен-батырын түгел, күп кенә әти-әниләр, балаларын жәлләп, ир баланы сөннәтләргә ашыкмый. "Гаилә" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН сүзләренчә, сөннәтләү – әти-әни өстендә булган баланың хакы.

– Сөннәт ул – пәйгамбәрләр мирасы. Ул безгә пәйгамбәрләр чорыннан ук килә. Хәдисләрдә дә: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд оныклары Хәсән һәм Хөсәенне туганнан соң җиденче көндә сөннәткә утыртты”, – диелә. Бала тугач та ата-ананың иң беренче өч бурычы – аңа хәерле исем кушу, әгәр ир бала икән, сөннәткә утырту һәм гакыйка корбаны чалу. Дин тотарга ярамаган вакытта күпләр балаларын сөннәтләмәде. Әмма ләкин хәзер дин иреге, моннан безне беркем дә тыймый, хәтта бу операцияне хастаханәләрдә ясый башладылар, Мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә аны гигиена максатыннан эшләтә, «җенес органы каплавычы», ягъни «сөннәтлек» еш ялкынсыну сәбәпле, төрле авырулар килеп чыгу ихтималы бар. Кече йомышын үтәргә комачауларга, хәтта онкология авырулары да китереп чыгарырга мөмкин. Бала барыбыз өчен дә кадерле, аның сәламәтлеге дә кадерле, шуңа да баланы сөннәтләү безнең өчен дә хәерле. Бу әти-әни өстендә булган баланың хакы да.

– Аны кайчан ясату хәерлерәк?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең хәдис-шәрифләрендә, иң хәерлесе – җиденче көнне, дигән. Күп кенә мөселман илләрендә яңа туган сабыйларны бала тудыру йортында ук сөннәтлиләр. Бала моны сизсә дә, ул авыртуны исендә калдырмый, психологик стресс кичерми, аннары имчәк баласының ул тизрәк тә төзәлә. Җиденче көнгә өлгермәсәгез, ундүртенче көндә, ул вакытка да өлгермәсәгез, егерме беренче көндә дә ярый. Иртәрәк булган саен, яхшырак. Хирурглар исә соңрак ясату ягында. Кайбер ирләр моны олыгайгач та ясата. Беркайчан да соң түгел, әмма яшь барган саен, аны авыррак кичерәләр. Иртәрәк ясаткан саен хәерлерәк.

– Кисеп алынган җирен кая куярга? Кемдер аны киптереп сакларга кирәк, ди.
– Күмү хәерлерәк.

– Ир балаларның сөннәтле булып туу очраклары да бар. Халык арасында, моны кешеләргә әйтергә ярамый, сөйләсәң, баланың бәхете кими, дигән ышану яши. Сез моңа ничек җавап бирер идегез?
– Сөннәтле булып туучы сабыйлар бар. Бу Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы, ул Коръән китабында, Мин сезгә төрле галәмәтләр бирәм, аларны күреп, Минем турында онытмагыз, зикер итегез, ди. Моңа да шуның бер галәмәте дип карарга кирәк. Ә баланың бәхете-бәхетсезлеге аны кемгәдер сөйләү-әйтүгә бәйле түгел.

– Әби-бабайлар, казлар йомырка басканда сөннәткә утыртырга ярамый, дип тә әйтә. Аның календарь белән бәйләнеше чынлап та бармы?
– Диндә андый нәрсә юк. Кайчан ясатсаң да ярый.

– Сөннәтсез кешенең намазы кабул булмый дию дөресме?
– Без намазны чиста, тәһарәтле килеш укырга тиешбез. «Җенес органы каплавычы»нда пычрак калса, тәһарәт камил рәвештә алынган булмый, шул рәвешле тәһарәт тә, намазыбыз да шикле була.   

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading