Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген саклау һәм аларга булышлык итү эшендә яңа баскычка күтәрелүгә юнәлтелгән. Уртак тырышлык белән без тел өлкәсендәге иң әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә, алга таба да күпмилләтле Татарстанда яшәүче барлык халыкларның милли-мәдәни үсешен тәэмин итүгә ирешербез, дип ышанам.