16+

Айболит игелек кылырга өйрәтә

"Әкият" Татар дәүләт курчак театры балалар өчен "Айболит" әкиятен сәхнәләштерде.

Айболит игелек кылырга өйрәтә

"Әкият" Татар дәүләт курчак театры балалар өчен "Айболит" әкиятен сәхнәләштерде.

Корней Чуковский әлеге әкиятен Шабад дигән доктор белән танышканнан соң язган, дигән версия йөри. Тумышы белән Вильнюстан булган Шабад Мәскәү медицина институтын тәмамлый. Яшәү шартлары начар булуга карамастан,ул ярлыларны дәвалый. Литвага кайткач, үз акчасына ярлы балаларын туендыра. Аңа дәвалату өчен йорт хайваннарын да китерәләр. Ул бик хөрмәтле кешләрнең берсе була. Аның хөрмәтенә Вильнюста һәйкәл дә куелган.

Әлеге әкиятне театрның яшь артисты, Мәскәүдә режиссерлыкка укып йөрүче Рафаэль Таһиров сәхнәгә куйды.

Спектакльдә Айболитка ерткыч хайваннардан башлап бөҗәкләргә кадәр мөрәҗәгать итәләр. Ул аларның һәркайсына ярдәмгә ашыга. Хәтта Африкадан телеграмма алуга, хайваннарны коткару өчен шунда китеп бара. Әлеге сәхнә әсәре балаларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелелек сыйфатлары тәрбияли. Залда балаларның алкышлауларыннан да аларның ничек кабул итүләрен аңларга була иде. Айболит ролендә Дилүс Хуҗиәхмәтов уйнады. Ул Айболитның күркәм сыйфатларын ачып бирергә тырышты. Айболитның Африкага бару күренеше, көн белән төн алышыну мизгелләре кызыклы итеп сурәтләнә. Докторның бер хайванны дәвалаганда, телефон шалтыраган саен бертуктаусыз сөйләшүе урынсызрак, билгеле. (Әмма әкияттә генә түгел, бүгенге тормышта да андый табиблар булуы кызганыч). Спектакльгә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов язган. Артистларның һәркайсы балаларны җәлеп итәрлек итеп уйнады. Курчаклар буенча элекке рәссамнар Губскийларның театрда булмавы үзен сиздерде.

Спектакльне караган тәнкыйтьчеләрнең кайберләре аның режиссура ягыннан эшләнеп бетмәвенә басым ясады. Театрның режиссеры Людмила Дьяченко спектакльдә кызыклы табышлар булуын билгеләп үтте.

Театр директоры Роза Җаббарова әйтүенчә, спектакльне караганда иң беренче тәнкыйтьче ул - тамашачы. "Рафаэль Таһиров талантлы егет. Җитешсезлекләрне исәпкә алыр", - диде директор.
Бүгенге көндә балалар өчен игелекле гамәлләр кылырга өнди торган спектакльләр куелу үзе уңай күренеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading