Тинчурин театры тамашачыларга кабат премьера тәкъдим итә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин испан драматургы һәм шагыйре Федерико Гарсиа Лорка әсәре буенча "Өметсез хыяллар" дигән спектакль сәхнәләштерде. Аны беренчеләрдән булып журналистлар карады.
Пьесаны русчадан Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф тәрҗемә иткән. Үзе Бернардо ролендә уйный. Ире үлгәннән...
Тинчурин театры тамашачыларга кабат премьера тәкъдим итә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин испан драматургы һәм шагыйре Федерико Гарсиа Лорка әсәре буенча "Өметсез хыяллар" дигән спектакль сәхнәләштерде. Аны беренчеләрдән булып журналистлар карады.
Пьесаны русчадан Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф тәрҗемә иткән. Үзе Бернардо ролендә уйный. Ире үлгәннән соң, Бернардо сигез елга траур игълан итә. Ул кызларын ата-бабалары кануннары буенча тәрбияләргә тырыша. Максаты - өйдә хуҗа булып, тирә-юньдәгеләрне үзенә буйсындырып яшәү. Кызлары янына егетләрне якын да китерми. Аларга тиңнәр юк, янәсе. Өлкән кызы койма аша ирләргә күз салган өчен, аны кыйнарга да батырчылык итә. Бу йорттагы биш кыз да тоткынлыкта яшәгән сыман гомер итәләр. Кызларның зурысын Пеппе исемле егеткә димлиләр. Әмма аңа сеңелләре Адела белән Мартирио да гашыйк була...
Кыскасы, шактый мавыктыргыч һәм фаҗигале сюжет. Спектакльдә ирек өчен көрәш, ана белән бала мөнәсәбәте темасы кызыл җеп булып сузылып бара. Бер якта - кызларын яшьлегеннән мәхрүм иткән Бернардо, икенче якта - кияүгә чыгып бәхетле булырга теләгән кызлары. Автор үз бәхетең көрәшергә кирәклеген күрсәтсә, режиссер пьесаның бүген дә актуальлеген күздә тотып сайлаган.
Хезмәтче ролендәге Ләлә Миңнуллина, Бернардоның кызларын уйнаган Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк Хафизова, Гөлназ Нәүмәтова, Миләүшә Нәҗмиева, Зөлфия Зарипова үз образларының эчке дөньясын ачып бирделәр. Алар сәхнәдә испан хатыннарын күрсәтсә дә, бер гаилә мисалындагы язмыш теләсә-кайсы халык өчен гыйбрәтле.
Спектакльдә бер генә ир-ат уйнамаса да, сәхнә алдында Артем Пискунов белән Зөлфәт Закировның, гитарада уйнап, шигырьләр укуларын кертеп җибәрүе - режиссерның отышлы алымы. Сценография авторы Роман Моровның эше дә игътибарга лаек.
Фото tinchurinteatr.ru сайтыннан алынды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар