16+

1 апрельдән автобус-троллейбус-трамвай-метрода 25 сумга җилдерәбез

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты Казандагы җәмәгать транспортында йөрүнең яңа бәясен раслады.

1 апрельдән автобус-троллейбус-трамвай-метрода 25 сумга җилдерәбез

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты Казандагы җәмәгать транспортында йөрүнең яңа бәясен раслады.

Апрельдән, акча белән түләгәндә, билет бәясе - 25 сум, транспорт картасы белән түләгән очратка 23 сум булачак.

Тарифлар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, автобусларда тарифны арттыру инфляция күренешләренә, аерым алганда, ягулык-майлау материалларына, шиннар белән запас частьләренә бәя артуга һәм автобусларны алыштыру кирәклегенә бәйле. Җир өсте электр транспорты һәм метрополитен белән дә шул ук хәл.

Тарифлар ТР юстиция министрлыгы сайтында басылып, 10 көн үткәч, үз көченә керә. Әлегә алар анда эленмәгән.

Ә шул арада шәһәрдә, җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттыруга каршылык күрсәтү йөзеннән, ялгыз пикет оештырылды. Җәмәгать активисты Иван Климов әйтүенчә, яңа бәяне исәпләгәндә, җәмәгать транспортындагы рекламадан кергән табышны да күздә тотарга кирәк. Әмма тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышында әйтелгәнчә, Казан автобусларында реклама юк, дип яза prokazan.ru порталы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading