16+

17 градуска кадәр җылыта

Һаман эреп бетә алмыйча яткан карлар да тиздән юкка чыгар, мөгаен. Синоптикларның фаразларына караганда, алдагы көннәрдә һава температурасы тагын да күтәреләчәк: кайбер урыннарда хәтта +17 градуска кадәр җылылык көтелә.

17 градуска кадәр җылыта

Һаман эреп бетә алмыйча яткан карлар да тиздән юкка чыгар, мөгаен. Синоптикларның фаразларына караганда, алдагы көннәрдә һава температурасы тагын да күтәреләчәк: кайбер урыннарда хәтта +17 градуска кадәр җылылык көтелә.

Бүген көндез республикада +10 градуска кадәр җылыта. 16 апрельдә исә тагын да җылырак булачак. Төнге якта термометрлар -1, +4 градусны күрсәтсә, көндез +6, +11 градус, көнбатыш районнарда исә температура +13 градуска кадәр күтәреләчәк. Әмма шул ук вакытта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яву ихтималы да бар. 17 апрельдә дә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтсә дә, җылы торачак. Төнлә белән янә -1, +4 градус булса, көндез +7, +12, ә көнбатышта термометрлар хәтта +17 градусны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Алга таба температура хәтта төнге якта да плюс булачак.
Сүз уңаеннан, Татарстанның авыл хуҗалыгы галимнәре әйтүе буенча, быелгы җәй уңышлы булырга тиеш. Галимнәр корылык фаразламый. Быел май ае җылы булырга охшаган, димәк, җәй коры булмас, ди алар. Әмма синоптикларның фаразлары башка: алар, безне коры җәйләр көтә, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading