16+

«200 елдан соң югалырга теләмәсәк, безнең моннан башка юлыбыз юк: ислам ул – хәрәкәт дине, теория дине түгел!»

Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф”, – дигән. Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган "Милли тормыш һәм дин" IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында мәгърифәтченең әлеге сүзләре еш яңгырады.

«200 елдан соң югалырга теләмәсәк, безнең моннан башка юлыбыз юк: ислам ул –  хәрәкәт дине, теория дине түгел!»

Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф”, – дигән. Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган "Милли тормыш һәм дин" IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында мәгърифәтченең әлеге сүзләре еш яңгырады.

Форумга илнең 69 төбәгеннән 1070 делегат килгән иде. Ерак араларны якын итеп, Магадан, Хабаровск, Амур өлкәләреннән дә килүчеләр бар. Форум эшендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чараның илебезнең татар дин әһелләренең җыелып киңәшләшү һәм фикер алышу урыны булуын билгеләп узды.

– Ислам дине соңгы утыз елда Россиядә күтәрелеп бара. Дин өлкәсендә бик зур үзгәрешләр күзәтелә, шулай ук шактый зур эшләр дә башкарыла. Ил буенча 4000нән артык мәчет исәпләнә. Татарстанда аларның саны 1500. Без татарлар Россиядә сан ягыннан икенче халык. Телебезне, динебезне үстерүдә имамнарның да өлеше зур. Билгеле булганча, соңгы вакытта тел мәсьәләсе дә күтәрелде. Безгә сезнең фикерләрегез бик мөһим. Бу уңайдан бердәм булып эшләргә тырышыйк. Гореф-гадәтләрне, традицияләрне дә сакларга кирәк. Татарстан белән Башкортстанда әлеге өлкәдә эшләр алып бару күпкә җайлы, ә читтә исә болар мәчетләр җаваплылыгына гына кала. Шуның өчен без сезгә таянабыз, татарлыгыбызны саклап калу өстендә эшлик, – диде ул.

Телебезне саклауда дин әһелләре дә җаваплы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында дин әһелләре форумын 2010 елдан бирле үткәрелеп килүен һәм аның Россия татар мөселманнарын берләштергән һәм илебезнең мөселман өммәте проблемалары турында фикер алышу өчен төп мәйданчыкка әверелергә өлгергән югары дәрәҗәдәге чара булуын ассызыклап узды.
Ул да татар теле тирәсендә барган вазгыять турында искә алып үтте.

– Россиядә этномилли белем бирү өлкәсендә урнашкан вазгыять кысаларында, Татарстан мәчетләре һәм республика ислам мәгариф үзәкләре татар телен һәрьяклап чикләүсез куллануның һәм популярлаштыруның бердәнбер урыны булып калды дияргә мөмкин. Татар дини-илаһият мәктәбе Россиядә генә түгел, бөтен ислам дөньясында иң көчлеләрнең берсе. Мәшһүр дин галиме һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани язганча: “Өч әйбер диндә юк, әмма алар динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”.

Әлеге сүзләр белән галим татарларның һәм халыкның милли үзенчәлекләрен саклау өчен шартлар тудыруыбызны ассызыклый. Хөрмәтле кунаклар һәм катнашучылар: хәрәкәт кылырга кирәк. Бары хәрәкәт итү генә куелган максатка ирештерә. Без күп еллар “шикәр” сүзен кабатларга мөмкинбез, әмма моңа карап кына авызда баллы тәм барлыкка килми, без күп еллар “ислам банкингы һәм иминиятләштерү”, “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе кебек матур сүзләр сөйли алабыз, әмма бернәрсә дә эшләмәсәк, көч куеп тырышмасак, безнең өчен аны беркем дә башкара алмый. Һәрбер кеше үз урынында исламны һәм татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен популярлаштырырга тиеш. Имам, доктор, таксист, хоккейчы, бизнесмен – кем булуы мөһим түгел. Әгәр без милләт буларак сакланып калырга теләсәк һәм, Гаяз Исхакый язганча, 200 елдан соң югалырга теләмәсәк, безнең моннан башка юлыбыз юк. Ислам ул – беренче чиратта хәрәкәт дине, теория дине түгел.

Татар теле безгә рухи яктан бай булырга ярдәм итә. Туган телне бары тик татар халкы саклый һәм кадерли ала, халкыбыздан башка  беркем дә туган телне яклый, саклый һәм дәвам итә алмый. Мөхтәрәм татар дин әһелләре! Татар халкының мәдәнияте, теле һәм милли үзенчәлекләрен саклауда җаваплы булуыбызны кабат билгеләп үтәсем килә, – диде ул.

“Аллаһ ризалыгы өчен эшләгез”

Телне һәм динне саклауда дин әһелләре өстендәге җаваплылык турында  Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да искәртте.
– Милли тормыш һәм дин мәсьәләләре хакында киңәшер өчен тугызынчы тапкыр җыелдык. Бу мәсьәләләр безне тугыз ел гына түгел, йөз елдан артык борчый. Барыбыз бергә бергәләшеп эшләргә тиешбез. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: “Арагыздан бер төркем, бер өммәт галимнәрне булдырыгыз, алар изге эшкә өндәүчеләр булсыннар, начарлыклардан тыючылар булсыннар, алар һәм аларга ияргәннәр генә котылырлар”, – дип әйткән. Имамнар Аллаһ каршында да, ватан алдында да, милләт алдында да җавап бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җаваплы. Имам – көтүче һәм үзенең көтүе өчен җаваплы, ир-ат үзенең гаиләсе өчен көтүче һәм ул үзенең көтүе өчен җаваплы”, – дигән. Моның дәвамы да бар әле. “Дөньяда түрдә булсагыз, кыямәт көнендә иң соңгы булачаксыз. Һәр имам үзенең мәхәлләсе җавап биргәннән соң гына хисап тотылачак”. Без үзебезнең эшкә һөнәр итеп кенә карарга тиеш түгел, рухыбыз булырга, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бөтен күңел белән эшләргә тиешбез, – диде ул.

“Мәчетебез дини һәм рухи үзәк булып тора”

Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылы имамы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов үзләренең авыл мәчетендә алып барылган эшләр белән таныштырды.

– Авылыбызда 400 хуҗалык исәпләнә. Урта мәктәптә йөздән артык бала укый, балалар бакчасында кырыктан артык сабый тәрбияләнә. Мәчетебезгә балалар яратып йөри. Мәчеттә өч компьютер, өч телевизор бар. Китапханә эшләп тора. Намаз дәресләренә йөргән балалар китапханәдән китап алып укый. Анда татар китаплары да шактый. Барысы меңнән артык китап саклана. Телевизордан татарча мультфильмнар күрсәтәбез. Өлкәнрәкләр исә мөселман киноларын карый. Балалар бакчалары, мәктәпләр белән хезмәттәшлек итәбез. Мәчет ишегалдына чәчәкләрне балалар килеп утырта. Алар арасында төрле бәйгеләр үткәрәбез. Шәҗәрәләр дә төзибез. Аларны төрле яклап ислам дине белән таныштырабыз. Шул рәвешле мәчетебез дини һәм рухи үзәккә әверелеп бара. Сүз бирелүдән файдаланып, балалар өчен татарча сөйли торган уенчыклар чыгарылсын иде дигән теләгемне җиткерәсем килә. Алар аша да сабыйлар туган телләрен өйрәнә алыр иде, – дип сөйләде ул.

Фото: president.tatar.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гафу итегез...Рухи усеш юлында ислам дине сонгы баскыч димэс идем ... Диннэр рухи усеш юлында киртэ булмыйча ,кешелэргэ узлэрен табарга ярдэм итсэ иде - дигэн телэктэмен.

    Мөһим

    loading