16+

400дән артык гаилә өстәмә акча алачак

Елдагыча 1-10 декабрь көннәрендә Казанда Инвалидлар ункөнлеге үткәрелә. Шул уңайдан, башкалада 400дән артык гаилә өстәмә рәвештә акчалата ярдәм алачак.

400дән артык гаилә өстәмә акча алачак

Елдагыча 1-10 декабрь көннәрендә Казанда Инвалидлар ункөнлеге үткәрелә. Шул уңайдан, башкалада 400дән артык гаилә өстәмә рәвештә акчалата ярдәм алачак.

Алар: ике яки аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, мөмкинлекләре чикле бала үстерүче ялгыз әниләр, шулай ук инвалидлыклары булган әниләр, әти-әниләрнең икесе дә инвалид булган һәм балигълык яшенә җитмәгән балалар тәрбияләүче гаиләләр. Бу турыда «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Бүгенге көндә башкалада 88 мең инвалид яши.
Ункөнлек дәвамында, Казанда төрле мәдәни һәм спорт, хәйрия һәм социаль чаралар уздырылуы да көтелә. Мәсәлән, Сәламәтлек саклау идарәсе башлангычы белән, медицина белгечләре комплекслы тикшерүләр үткәрәчәк, стоматологик ярдәм күрсәтелү дә күздә тотыла һ.б. 1 декабрь көнне Казанда «Кулга кул тотынышыйк, дуслар» дип аталган мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале старт ала. Фестивальнең гала-концерты исә 20 декабрь көнне Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында узачак. Халыкара инвалидлар көненә багышланган тантаналы чараны 2 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында үткәрү ниятләнә. 4 декабрьдә Химиклар мәдәният йортында инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырыла. 6сы көнне физик культура һәм спорт комитеты «Ак Бүре» спорт комплексында «Рухлары белән көчле» дип аталган мәдәни-спорт чарасы уздырачак. Болардан тыш та тагын башка күптөрле чаралар уздыру планлаштырыла әле. Казан мэры Илсур Метшин киңәшмәдә ункөнлекнең лаеклы итеп үткәрелергә тиешлеген ассызыклады. «Республикада «Уңайлы мохит» программасы гамәлгә ашырылуга карамастан, Казанга әле мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлашкан идеаль шәһәр булырга ерак. Инвалидлар декадасы һәр кешегә мөмкинлекләре чикле булганнарга игътибар, кайгырту күрсәтергә мөмкинлек бирә. Һәм бу кайгырту һәрвакытта да күрсәтелсә, яхшы булыр иде», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading