Безнең заманда биш бала тапкан ананы герой дими, тагын кем дип атарга була?! Финанс яктан бала үстерү бер кыен булса, рухи, физик яктан да бала тәрбияләү җиңел эш түгел. Ә менә Әлмәттә гомер итүче Рәдифә һәм Илнур Ногмановлар гаиләсе тәвәккәлләгән һәм бу гамәлләренә бер дә үкенмиләр...
Гаиләне алар, хәзерге заман кешесе күзлегеннән караганда, бик яшьли төзи. Кияүгә чыкканда, Рәдифәгә әле 20 яшь яңа тулган була. 22 яшендә әни статусын йөртә инде ул.
– Әлмәткә күченеп кайтканнан соң, телекомпаниягә эшкә урнаштым һәм параллель рәвештә, «Яшьләр заманы» дигән газетага эшкә алмаслармы, дигән өмет белән, редакциягә килеп-китеп, язмалар калдырып йөрдем. Ниндидер сайлаулар алдыннан «Нефтьче» мәдәният йорты залында әлеге басманы таратырга тиешләр иде. Газета соңга калды, алып кайтырга машина юк. Мөхәррир миннән: «Син яшь кеше, яшьләрнең машиналы егетләре бардыр әле», – дип, Чаллыдагы типографиядән газеталар алып кайтырга кеше табуымны сорады. Мин – кушкан эшне үти торган кеше. Булачак иремнең абыйсы белән таныш идем, ул минем апа белән Казанда укыды. Шул, өйләнмәгән энем бар, дип сөйләгән иде. Ярар, таныштырырсың әле, кинога барырга булса да ярап торыр, дип шаярткан идем. Ул егетнең машинасы булуын да белә идем. Шалтыратышып, газеталарны барып алып кайттык. Шулай танышып киттек, – дип искә ала Рәдифә ханым тормыш иптәше белән танышу мизгелләрен.
Алар озаклап очрашып та йөрми. Ярты ел эчендә өйләнешеп, гаилә коралар. Гаиләнең яме бала икәнен язып тору артыктыр да. Шулай да, өйләнешкәндә, Ногмановлар биш бала хакында хыялландымы икән соң?
– Без синең белән биш бала турында хыялландыкмы ул, дип, әле беркөнне иремнән дә сорадым. Биш үк булмагандыр, әмма өч булачак, дип сөйләшкән идек, ди. Дөресен әйткәндә, аларын хәтерләмим дә. Үзем дә биш балалы гаиләдә үскәнгә, моны гадәти күренеш итеп кабул иттем. Бер-бер артлы өч бала дөньяга килгәч, башка бала тапмабыз, дип уйлаган идек. Балаларның әйберләрен дә, киемнәрен дә калдырмыйча таратып бетердем. Бер кызым, ике улым бар иде. Кыз үсә төшкәч, бәлки тагын бала табарбыз әле дигән уйлар булды анысы. Кистереп, юк дип әйткәнем булмады. Кечкенә улыбыз укырга кергәндә, декретка китәсе килгән иде. Үзебезчә планлаштырып та куйдык инде. Әмма ул тиз генә булмады, соңрак туды. Декретка бер чыккан килеш, аннан бишенчесен дә алып кайттык, – ди күп балалы әни.
Һәр ана үзенең тәүге тапкыр әни булуын истә калдырадыр. Икенче бала да, өченче тапкыр да, бишенче тапкыр да... Ул онытыла торган әйбер түгел. Һәр мизгеле, һәр минуты белән дигәндәй.
– Беренчесе бик көтеп алган бала булды. Аның белән 42-43 атна йөрдем. Ул вакытта безнең бала тудыру йортында ремонт бара иде. Коридорга яткырып куйдылар. Бер кыз акча түләпме, танышлары аркылы табарга уйлаган булганмы. «А-а» дип кычкыруга, йөгереп киләләр дә моңа укол ясыйлар. Мин Мәдинә исемле акушер ападан сорыйм инде, нәрсә ясыйсыз аңарга, дип. Авыртуны баса торган укол ясыйбыз, ди. Кирәк булса, сиңа да ясыйк, кызганыч түгел, ди. Балага зыяны юкмы соң, дим. Сине ничек тынычландырса, аңа да шулай тәэсир итә инде, ди акушер апа. Беренче тапкыр ничек авыртырга тиешлеген дә белмисең бит. Шулай да мин түздем, – ди Рәдифә ханым, беренче баласын табуны искә алып.
Комментарийлар
0
0
????АФЭРИН!!!! ? ? ? ? ?
0
0