16+

9 майда башкалада нинди чаралар көтелә?

Бөек Ватан сугышында Кызыл Армиянең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән Җиңү көне – 9 Май якынлаша.

9 майда башкалада нинди чаралар көтелә?

Бөек Ватан сугышында Кызыл Армиянең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән Җиңү көне – 9 Май якынлаша.

Дәһшәтле сугышның 1418 көне һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде. Миллионнарча корбаннар, хәрбиләрнең тиңдәшсез батырлыклары һәм фидакарь хезмәт бәрабәренә яулап алынган Җиңү һәркем өчен бик кадерле. Татарстандагы шәһәрләрдә һәм авылларда Бөек Җиңүгә багышлап, төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтелә, хәрбиләр җирләнгән каберлекләр җыештырыла. Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар турында сөйләделәр.

Ветераннарга – медаль

Бөек Җиңү уңаеннан республикада сугыш ветераннарына күчтәнәчләр һәм котлау хатлары таратыла. Ветераннарыбызга тагын бер сөенечле яңалык: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче сугыш ветераннарын «Фидакарь хезмәт өчен» («За доблестный труд») медале белән бүләкләү турында карар кабул итте.
 
– Әлеге бүләк 1596 сугыш ветеранына һәм инвалидына, 412 хәрәкәттәге армия составына кермәгән ветеранга, «Житель блокадного Ленинграда» билгесе иясе булган 173 кешегә, шулай ук концлагерьларның элекке 188 тоткынына бирелә, – диде республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. – Бу медаль Татарстанныкы гына, ул ветераннарга олы хөрмәт һәм рәхмәт белдерү. Медальнең акчалата түләүләре, ташламалары юк.
Ветераннарга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшыру Татарстан Республикасы көненә, ягъни 30 августка кадәр бара.

Торак ярдәме

Быел 31 сугыш ветеранына гомум исәптә 42,67 миллион сум торак субсидиясе бирелгән. Федераль һәм республика бюджетларыннан 2006 елдан бирле шушы максатка 20 миллиард сум тотылган, сугыш ветераны яшәгән 1184 торак ремонтланган.
Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтүенчә, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы алга таба да дәвам итә.

Казандагы бәйрәм

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов казанлыларны һәм башкала кунакларын Җиңү көненә багышланган мәдәни чараларга чакырды.
Җиңү көне – 9 майда 8.00 сәгатьтә Арча, Архангель зиратларына җирләнгән сугышчылар каберләренә Татарстан һәм Казан җитәкчеләре, сугыш ветераннары катнашында, веноклар һәм чәчәкләр сала. Шуннан соң, 9.00 сәгатьтә Җиңү паркындагы Мәңгелек ут һәйкәленә, Аналар һәм Тол хатыннар монументына чәчәкләр китерелә.

Колачлы тантаналар 9 майда Казан Кремленең көньяк тарафындагы Меңьеллык мәйданында һәм Яңа Савин районының Ямашев проспектындагы Җиңү паркында була.
Меңьеллык мәйданындагы программа 9.45 сәгатьтә театраль күренеш белән башлана. Казан гарнизоны гаскәрләре, кадет сыйныфларында укучылар һәм яшь армиячеләр сафлары уза.
– Сугыш чорының легендар Т-34, ИС-3 танклары һәм БМ-13 «Катюша» үзләре хәрәкәтләнәчәк. Мәйданда хәрби техника күргәзмәсе һәм кыр кухнясы да оештырыла, – диде Дамир Фәттахов.
Татарстанның сәнгать осталарының һәм Казанның иҗат коллективларының бәйрәм концерты – 11.00 сәгатьтә.

Җиңү паркында 10.00 сәгатьтә бөтенхалык бәйрәме башлана, 20.00 сәгатькә кадәр тематик мәйданчыклар эшли. Паркның үзәк сәхнәсендә Россиянең 32 төбәгеннән 600 вәкил катнашында «Җиңү варислары» фестивале үткәрелә. Балалар тынлы оркестрлары фестивале була, ә ветераннар хорлары чыгышын 14.00-16.00 сәгатьләрдә карарга мөмкин.

«Үлемсез полк»

Казанда узган ел «Үлемсез полк» акциясендә 120 мең кеше катнашкан, быел катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип фаразланыла.

Колонна 9 майда 13.00 сәгатьтә Карл Маркс урамы белән Максим Горький урамы кисешкән урында Аграр университет тирәсендә туплана башлый. «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясенә старт бирелгәч, ягъни 15.00 сәгатьтә колонна Меңьеллык мәйданына кузгала. Аграр университеттан Меңьеллык мәйданына кадәр ике километр җәяү барырга туры киләчәк. Меңьеллык мәйданында 20.00 сәгатьтә бәйрәм концерты.

Салют

Җиңү хөрмәтенә 9 майда Казанда 22.00 сәгатьтә өч минут дәвамында салют бирелә. Меңьеллык мәйданыннан һәм Казансу елгасы ярларыннан салют тулысынча күренәчәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading