Аерылышучылар санын киметү максатыннан, 2015 елда ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге процессны катлауландыру тәкъдиме белән чыккан иде.
– Сер түгел, бүген аерылышуга битараф карыйлар. Без бу системаны үзгәртергә тиеш», – дигән иде ул үрнәк гаиләләрне тәбрикләү тантанасы вакытында. «Аерылышу процедурасы ЗАГСларда һәм судларда катлаулырак булырга тиеш, чөнки тормышта төрле хәлләр була: килешмәүчәнлекләр дә, низагы да, әмма компромисс таба белергә, – кирәк дигән иде ул.
Быелның май аенда Ленинград өлкәсенең Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Петров шулай ук аерылышу процессын катлауландыру тәкъдиме белән чыкты. Ул парларга ике-өч айлык «санитар пауза» бирергә кирәк дип саный, ә гаиләдә балалар булган очракта аны ярты елга кадәр сузу зарур, ди. Карар кабул ителгән очракта, ир белән хатын ике тапкыр – гариза тапшыргач һәм «пауза»ны үткәч аерылышу турында фикерен расларга тиеш.
Бәлки чыннан да бераз катлауландыру комачау итмәс иде. Хәзер аерылам дигән кешегә, электрон дәүләт хезмәте аша да аерылышырга гариза бирергә мөмкин. Тик татар акылы төштән соң, дигән төсле, кызган баштан эшләнгән эшнең ахыры аяныч бетәргә дә мөмкин бит. Казанда яшәүче Гөлназ ханым иренә ачуы килгән вакытта гариза барып язып, ире дә моңа каршы килмәгәнлектән ризалык биреп, аерылышып куйдылар. Бәлки менә мондый бер-берен «акылга утыртырга» теләүчеләр өчен аерылышу процессын катлауландыру кирәктер дә, ә менә ир тарафыннан изелеп, мескен хәлдә яшәүче хатын-кызлар да юк түгел бит. Андыйларга тукмак иясе булып, изелеп яшәргә каламы?
«Балалар саны һәм яшь арткан саен, яр табу кыенрак»
Яучы Наилә Җиһаншина ике-өч баласы булып аерылышкан хатын-кызларга яр табу шансы бөтенләй аз, ди. Андыйларны алар үз ирләре белән кавыштыру якларын карый икән. Аерылышырга җыенган яки күптән түгел аерылышып, әле аралары суынып бетмәгән шактый парларны кавыштырырга туры килгән аларга. Шуңа күрә аерылышырга карар кылган вакытта арадагы җепләрне бөтенләй өзеп, соңгы сүзләрне әйтеп чыгып китмәскә киңәш итә ул.
– Нинди генә ачу, нәфрәт булса да, ул бераздан басыла, башкалар белән чагыштырып, элеккеге парыгызның күрмәгән яхшы якларын соңлап кына булса да күрергә мөмкинсез, – ди ул. Яшь барган саен да пар табу шансы азрак, ди яучы.
«Хыянәт итми торган ир булмый»
Берничә ел элек карап торышка башка ир-атлардан берни белән дә аерылмаучы, вакытында эшенә барып, вакытында өенә кайтучы «ир солтаны» үзенең хыянәт юлына басуы турында сөйләгән иде. «Хатыным белән җиде ел яшәп беркемгә дә борылып карамаган идем дә, ләкин икенче бала тугач, миңа игътибары нык кими башлады. Шулай бервакыт дусларым бер пикникка чакырганнан соң, салмыш баштан беренче тапкыр хыянәт юлына бастым. Башта моны бик авыр кичердем, үз-үземнән җирәнеп йөрдем, хәзер сөяркәләремнең саны исәбенә чыга алмыйм инде. – Хыянәт итми торган ир булмый, әкияткә ышанып яшәмә, без бит полигам, табигать шулай яраткан – дип шаккатырган иде мине.
Комментарийлар