Шәһри Казан

«Агач утырту өчен иң яхшы вакыт – көз»

Октябрь башында Казанда «Яшел рекорд» проекты кысаларында янә күпләп агач утырту эше башланып китәчәк. Көз көне башкалада барлыгы 40 мең төп агач утыртырга җыеналар. Бу исә Универсиада алдыннан утыртканга караганда 4 тапкырга күбрәк дигән сүз. Яз көне исә җәйге спорт уеннарына әзерлек барышында 10 меңләп агач утыртылган булган.

Реклама

Бу турыда Казан мэры Илсур Метшин «Эфир» каналындагы «Тема» тапшыруында хәбәр иткән. «Агач утырту өчен иң яхшы вакыт - көзге чор. Ылыслы агачларны без сентябрьдә утырттык, 1 октябрьдән алып 10-15 ноябрьгә кадәр булган аралык - калган агачларны утыртыр өчен яхшы вакыт», - ди ул. «Яшел рекорд» проекты Казанда узган елның көзендә старт алган иде. Агач һәм куакларның үсеп китү проценты 95 процентны тәшкил иткән.
Тамашачылар алдан утыртылган үсентеләрнең тиешле дәрәҗәдә карап торылмау аркасында корып бетүләре турындагы шелтәләрен дә белдергән. «Территорияләрнең чын хуҗалары була башларга вакыт. Сезне беркем дә ишегалды себерүче урынына эшләргә яисә шәһәрне чүп-чардан чистартырга чакырмый. Әмма утыртылган агач өчен вакыт табу, аңа су сибү, чистартып тору - һәркем өчен мөмкин эш», - дигән шәһәр мэры. Мисал итеп ул ветераннар йорты (Дубравная ур., 35) янындагы территорияне китергән. «Әлеге ишегалдын җыештыручы - үз эшен яратып башкаручы һәм тирә-юньгә битараф булмаган Гөлсирә Шәрәфетдинова - биредә яшәүчеләр белән бергә чын бакча-шәһәр ясаган. Ә ачылыш вакытында анда бер генә агач та юк иде. Мин бирегә килгәч, бу территорияне таный алмадым», - дигән И.Метшин.
Мэр фикеренчә, битараф булмаганда һәм үз шәһәреңне, үз ишегалдыңны яратканда гына, Казан да иң төзекләндерелгән шәһәрләрнең берсе булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: