16+

Агач утырту савап, ә корыганнарын кисәргә рөхсәт

Татарстанда урманнар 1 миллион 300 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Галәмәт зур булса да, урман «кояш баласы» шикелле карап һәм хәстәрләп торуга мохтаҗ.

Агач утырту савап, ә корыганнарын кисәргә рөхсәт

Татарстанда урманнар 1 миллион 300 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Галәмәт зур булса да, урман «кояш баласы» шикелле карап һәм хәстәрләп торуга мохтаҗ.

Россиядә быел 1380 янгын урманнарның 300 мең гектар өлешен ялмап узарга өлгергән инде. Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бу хәбәрне ачы сабак сыйфатында әйтте. Шөкер, республикабызда 2011 елдан бирле урман янгыннарына юл куелмый.

Әйдәгез агач утыртырга!

Татарстанда 27 апрельдә «Урман утырту көне» акция­се үткәрелә. Әлеге чарада барлык муниципаль районнар да катнаша. Казан тирәсендә урман утырту өч участокта оештырыла: Биектау районындагы Дачное бистәсендә, Питрәч районындагы Иске Шигали авылында һәм Лаеш районындагы Вороновка авылында.

– Быел «Урманнарны сак­лау» федераль проекты кысаларында, 1729 гектарда урман торгызу, ягъни агач утыр­ту эшләре башкарылачак. Ерганакларга һәм тау битләренә дә (2 мең гектарда) агачлар утыртыла. Узган ел агач утырту өмәләрендә 50 меңнән артык кеше катнашкан иде, быел да урманны яраткан кешеләрне өмәгә чакырабыз. Утырту чималы җитәрлек, 3,8 миллион берәмлек кәлшә-үсенте әзерләнде, – диде министр Равил Кузюров.

Утын кисәргә ярый

Россиядә урман кисүгә кагылышлы законнар кырысландырылган иде. Ләкин урманнар корыган һәм ауган агачлар белән тула башлады. Бу үз чиратында янгын куркынычы да тудыра. Республикада да, 2010 елдан башлап, «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләре үткәрелә. Быел ул ике этапта уза: 22 апрель-22 июнь һәм 16 сентябрь-16 ноябрь аралыкларында. Татарстан Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятие­ләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, студентлар һәм волонтерлар урман чистарту өмәләрендә катнаша. Узган ел урманнарда 3740 кубометр корыган ботаклар, шулай ук көнкүреш чүпләре җыеп алынган.


Куен дәфтәренә
Урманга ут капканны күрсәгез, шунда ук хәбәр җиткерү сорала. «Урман янгыны үзәге»нең («Лесопожарный центр») тәүлек дәвамында эшләүче диспетчерлык төбәк пункты телефоны: 8-800-100-94-00, шулай ук 8 (843) 221-37-95.


Кешеләр урманнардагы корыган агачларны утынга кисә аламы? Форсаттан файдаланып, республиканың урман хуҗалыгы министрына әнә шул сорауны бирдем.

– Быелдан башлап, кешеләргә урманнардагы корыган яки корып ауган агачларны утынга кисәргә рөхсәт. Моның өчен урман хуҗалык­ларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җиргә кадәр авышкан агач әгәр дә тере, ягъни үсә икән, андый агачларны кисү тыела, – дип җавап кайтарды министр Равил Кузюров.

Шашлык ашыйсың килсә, SMS укы

Татарстанда 25 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы үзгә режим кертелде. Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин кисәткәнчә, үзгә режим вакытында урманнарда учак кабызу, корыган үләннәрне ягу катгый тыела.

– Җил тизлеге секундына 5 метрдан артса, учак кабызырга ярамый. Учак кабызганчы, башта телефоннан һава торышы турындагы sms хәбәрне уку кирәк, – диде Максим Трущин.

Үзгә режим тәмамлангач, бакчалардагы корыган үләннәрне 30-50 сантиметр тирәнлектәге чокырда яндырырга мөмкин. Ут йорт-корылмаларга күчмәсен өчен, учакны күзәтчелектә тотарга кирәк. Кыр һәм болыннардагы корыган үләннәргә ут төртү катгый тыела.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф салына. Янгынга каршы үзгә режим кертелгән вакытларда таләпләрне бозган өчен штрафлар: гражданнарга – 4-5 мең сум, вазифа биләгән затларга – 20-40 мең сум, юридик затларга – 300-500 мең сум.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading