Шәһри Казан

Агачлар суга тилмерә

Яңа Савин районының Әмирхан белән Чистай урамнары киселеше тирәсенә утыртылган йөзләп агач, дым җитмәгәнлектән, кору чигендә.

Реклама

Башкала мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән Казанда «Яшел рекорд» проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу башлангычны хуплады, ел саен 50 мең агач утыртырга чакырып, шәхсән үзе дә өмәләрдә катнашты. Узган елны ук хакимият органнары хезмәткәрләре, депутатлар, оешмалар һәм предприятиеләр коллективлары, казанлылар тырышлыгы белән башкала 50 мең төп агачка тулыланды.
«Бу язда да 3300 төп зур агач һәм 13 мең 500 куак утыртылды», - дип белдергән иде мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. Мэр Илсур Метшин, мәсьәләгә карата мөнәсәбәтен белдереп: «Утыртылган агачларның 95 проценты тернәкләнде. «Горводзеленхоз» тресты агачларны төбенә гидрогель салып калдырып утырта, су сиптергәндә дә тамырларга җибәрүче җайланма куллана. Хәзер төп бурыч - яшеллекне карап тоту. Яшь агачларга су сибәргә, сибәргә һәм сибәргә», - диде.
Мэр район хакимиятләре башлыкларына районнарда да «Горводзеленхоз» трестындагы кебек су сиптерү җайланмасы ясатырга, сугаруны актив рәвештә оештырырга чакырды.
Казанда соңгы вакытта яуган яңгырлар яшеллеккә шифа булды. «Яңгыр яуды, дип, агачларга су сиптерүдән туктамаска кирәк, чөнки туфракта дым аз», - дип, монысы хакында да искәртте мэр Илсур Метшин. Бу араларда яңгыр юк, әмма яшь агачларга бердәм рәвештә су сиптерелми. Ибраһимов проспектындагы, Хөсәен Мәүлетов урамындагы агачлар суга сусаган. Әмирхан урамының Казансу елгасы тарафында утыртылган юкәләрнең инде яфраклары бөрешә башлаган.
Башкаланы 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына бизәү максатларында, 5 миллион чәчәк тә утыртылачак. Бакчаларда һәм скверларда 43 мең төп күпьеллык чәчәк үз урынын алды инде. Халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү хокукы алу өчен, шәһәрләр биләмәсенең кимендә 40 процент өлеше яшеллектән торырга тиеш. Мэр Илсур Метшин: «Казан әлеге таләпләргә җавап бирә, ләкин шәһәрнең эчендә яшеллек аз әле. Агач утырту Универсиададан соң да дәвам итәчәк», - диде.
Агачларга су сибү мәсьәләсе белән кызыксынып телефоннан шалтыраткач, «Горводзеленхоз» трестындагылар мине шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетына юлладылар. Комитеттагылар исә, башта рәсми хат җибәрү кирәклеген әйтеп, җаваптан баш тарттылар. Күккә карап, яңгыр телисе генә кала инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: