Шәһәребез кунакларына һәм бу көннәрдә безгә төбәлгән дөнья халыкларына Универсиада кысаларында милли мәдәниятебезне «Ак бүре» операсы аша күрсәтү, мөгаен, миллилегебезне чагылдыруның иң югары ноктасы булгандыр.
«Универсиада паркы» мәйданына җыелган 24 меңләп тамашачы каршында барлык халыклар өчен дә уртак булган «тел» - музыка теле аша милли әкиятебез «Ак бүре»нең сәхнәгә менүеннән алган тәэсирләрне әйтеп кенә аңлатып та булмас кебек. Әле ияләшеп бетмәгәнгәдерме (моңа кадәр татар сәхнәсенә мондый масштаблы опера премьерасы җиде ел элек менгән), бездә аның үрнәкләре сирәк булгангамы, опера сәнгате турында авыз тутырып нидер сөйләргә тел дә әйләнми. Аны күрергә, ишетергә, рухын тоярга кирәк!
Ачык һавадагы сәхнәдә декорацияләр аз кулланылса да, артистларыбызның бай бизәлештәге купшы киемнәре һәм осталыклары бу кимчелекне күрергә ирек бирмәде. Дөрес, ачык һавада җырлаганлыктан, кайчак сүзләр йотылуы әсәрнең тәэсири көчен бераз киметте. Рольләрне башкарган вокалистларның күбесен Казан тамашачысы Казан консерваториясенең опера студиясе буенча танып белә. Рөстәм Асаев - Хан, Артур Исламов - Ак Бүре, күпләргә «Голос» телепроектының җиңүчесе буларак та таныш Эльмира Кәлимуллина - Кам ана, Рүзил Гатин - Тәгин, Руслан Әбдрәфиков - Өлкән углан, Денис Ханбаба - Уртанчы углан һәм Диюнең бер башы, Айрат Имашев Диюнең икенче башы рольләрен башкардылар. Дию булып уйнаган Динар Джусоев белән Ханбикә һәм Сайрар кош образларын тудырган Альбина Латыйпованы да бу операдан соң Казанда белүчеләр артыр. Артистларның башкарган образын Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары, ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры да тулыландырды. Яшь авторлар - композитор Зөлфия Раупова һәм либреттоны язучы шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның уртак иҗатын Татарстанның халык артисты Айрат Хаметов сәхнәләштерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар