Шәһри Казан

Ак диңгездә Татарстан байрагы: безнең дайверлар дөнья рекорды куйды

Хәзер Ак диңгездә Татарстан байрагы җилферди. 5 нче март көнне Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең суасты тикшеренү отряды диңгездә 102 метр тирәнлеккә төшеп, дөнья рекорды куйды.

Бүген исә аларны чәчәк бәйләмнәре һәм алкышлар белән Казанның үзәк вокзалында каршы алдылар. Төньякта уздырылган утыз көн йөзләренә арыганлык төсмере өстәсә дә, күзләре җиңү шатлыгы белән ялтырый.
- Билгеләнгән көнне су астына төшер алдыннан бераз дулкынландырган иде. Ләкин суга кергәч курку да, дулкынлану хисе дә таралып китте, бернинди эмоцияләр булмады. Хәтеремдә бары салкынлык һәм караңгылык кына калды. Без бит бу рекордка, барлык нечкәлекләрен истә тотып, бер ай алдан әзерләндек, - дип уртаклашты үз хисләре белән рекорт куючы дайвингларның берсе Максим Асхатов. Диңгез төбенә ул хезмәттәше Александр Губин белән төшә. Егетләрнең рекордын Жак-Ив Кусто командасы әгъзасы, су асты эшчәнлеге Бөтендөнья конфедерациясенең директорлар советы әгъзасы Божана Остойич терки.



Ак диңгез төбенә төшү, дайверлар өчен иң авыр рекордларның берсе булган. Бу юлы алар рекорд куеп кына калмый, ә шундый зур түбәнлеккә төшүнең методикасын да булдыра. Хәзер алган тәҗрибәләргә нигезләнеп яшь дайверларны Төньяк боз океаны киңлекләренә чыгарга өйрәтәчәкләр. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе ярдәме белән аквалангчыларга психологик ярдәм дә күрсәткәннәр.

Реклама



- Бу бер рекорд артында йөз кешенең хезмәте тора. Каты суыктан талчыгу дигән әйбер бар. Ул арганлык, башка талчыгулар белән чагыштырганда җыелып килә. Соңыннан аквалангистта бик каты сызланулар күзәтелергә мөмкин. Авыртуга чыдый алмыйча аңны югалткан очраклар да бар. Әлегә салкынлык - без җиңә алмаган иң төп каршылыкларның берсе. Хәзер безнең төп максат - Арктика киңлекләренә экспедиция уздыру, - диде Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы бүлегенең су асты тикшеренү төркеме җитәкчесе Дмитрий Шиллер.

Татар егете Руслан Гыйлфанов та Ак диңгез төбенә төшүчеләрнең берсе. Әле бер ел гына дайвинг белән профессиональ шөгыльләнүенә карамастан, экспедициядә ул җиһазларны сынаучы дайвер вазифасын башкара.

- Су асты дөньясы мине үзенә тартыр дип уйламаган идем. Чынлыкта исә бу бик кызык һәм үзенчәлекле һөнәр. Диңгез бозы ул үзгәрүчән, бер халәттә генә тормый. Салкынлык тәэссире дә зур, җиле дә көчле, без бит 1,2 градуслы суга чумабыз. Әлеге рекорд безгә Төньяк боз океанында Россиянең халәтен ныгыту өчен кирәк иде. Чөнки хәзерге вакытта океан һәм Арктика күп кенә илләрне кызыктырып тора торган җир, - ди егет.

Дайверлар экспедиция вакытында диңгез яр буенда Нильмогуба авылы (Карелия) янында яшәгән. Су астына төшү өчен көн саен боз өстеннән 15 километрлы юлны буран матайлары белән үтәргә туры килгән аларга.

Рекордның нәкъ менә Россия кораллары ярдәмендә куелуы да үзенчәлекле, ди дайверлар.

- Дөреслеккә туры килми торган ике сүз бар: шуларның берсе - Россия әйберләренең сыйфатсыз булуы, икенчесе - чит ил әйберләренең ватылмаганы. Без, үз тормышыбызны куркыныч астына куеп булса да, илебезнең яхшы, башкалар белән конкурентлыкка керә ала торган әйберләр җитештерә ала икәнен дәлилләдек. Экспедициядә Татарстанда җитештерелгән жилет та кулланылды, аның ярдәмендә аквалангист теләсә нинди тирәнлектә туктый ала, - диде Дмитрий Шиллер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: