Шәһри Казан

Алабугада да 8 яшьлек кызчык мәктәпкә барып җитә алмаган...

Әле Чаллы шәһәреннән 8 яшьлек Василиса Галицына белән булган коточкыч хәлләрдән аңга да килә алмыйча йөри идек, инде янә йөрәк өзгеч фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. 19 февраль көнне Алабугада тагын 8 яшьлек кызчык мәктәпкә барып җитә алмаган.

Реклама

Баланы мәктәптән бик ерак булмаган парктагы чокырда аңсыз хәлдә табып алалар. Икенче сыйныфта укучы кыз кар өстендә дүрт сәгатькә якын яткан. Кызның тәнендә - кыйналган эзләр, салкында озак яту нәтиҗәсендә кул-аяклары өшегән. Соңрак исә аның көчләнгән булуы ачыкланган... Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара.
Кызчык хәзерге вакытта Балалар республика клиника хастаханәсендә. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән соңгы мәгълүматлар буенча, кызның сәламәтлегендә уңай үзгәрешләр күзәтелә башлаган. Ул аңына килгән, кызның тормыш итү өчен кирәкле функцияләрен торгыза алганнар, ләкин хәле әле дә авыр диелә. Аның ике аяк табаны, кул чуклары, сул балтыры өшегән. Аякларының өшүе 4 нче дәрәҗәдә дип билгеләнгән. Ампутация ясау мәсьәләсе әлегә каралмый. Табиблар да, психологлар да аның сәламәтлеге өчен көрәшә.
Алабуга кызы алты балалы гаиләдә тәрбияләнә. Әнисе - хуҗабикә, әтисе сакчы булып эшли. Үзләре төзегән шәхси йортта яшәүче гаилә имин дип санала. Балаларның икесе тәрбиягә алынган, кызчык исә өченче бала, дип яза «Татар-информ».
Бер ай эчендә республикада балаларны көчләү белән бәйле бу инде икенче очрак. Ата-аналарның башында хәзер бары бер уй: газиз балаңны шундый вәхшиләрдән ничек саклап калырга? Казанның танылган психологы Рамил Гарифуллин «Эфир» каналы журналисты белән әңгәмәсендә моның сәбәпләрен болай аңлата: «Монда өч факторны билгеләргә кирәк. Беренчедән, соңгы вакытта интернетта педофилия сайтларын карау бик нык арткан. Бу исә яңа педофиллар тәрбияләү өчен нигез булып тора. Икенчедән, Россиядә ир-атлар бетүгә таба бара, аларга инфантильлек-җитлекмәү хас. Педофилия бит ул психик тайпылыш дигән сүз түгел, ул шәхеснең җитлекмәве, акыл ягыннан артта калуы. Өченче сәбәп - кешедәге психик тайпылышлар. Балалар, әгәр ул аның укытучысы яки тәрбияләүгә катнашы булган башка кешесе булмаса, олылар белән аралашырга ярамаганны белеп үсәргә тиеш. Таныш булмаган ниндидер бер ир-ат сөйләштерә башлый икән, бу инде куркыныч - балалар шуны белергә тиеш», - ди ул.
Балаларның куркынычсызлыгы өчен, әлбәттә, ата-ана җаваплы. Полиция хезмәткәрләре аларга балаларын гел каршы алырга һәм озатырга куша яки әти-әниләр бу эшне чиратка салсын. Баланың мәктәпкә йөри торган маршрутын да карарга кирәк: караңгы һәм кеше аз йөри торган юлдан йөргәнче, озынрак булса да, төп, халык күп булган җирдән бару-кайтуың хәерле...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: