16+

Аларга акча гына кирәк шул

Базарларның пычраклыгын күргәч: «Кая килеп эләктем соң мин - базаргамы, әллә чүплек оясынамы?» - дип уйлыйсың. Казан мэры Илсур Метшин да бер чыгышында: «Үзәк базардагы чисталык катгый күзәтчелектә тотылсын», - дигән иде. Сезнеңчә, аны ничек итеп чиста тотып була, моның өчен нишләргә кирәк?

Җәүит ШАКИРОВ, ТРның атказанган артисты:
- Базарга барып җиткәнче, аның башта юлларын эшләргә кирәк әле. Чисталыгына килгәндә, андагы «кара» халыкны себереп түгеп, үзебезнең сатучыларны гына калдырыр идем. «Кара» халыкка бит аңа акча гына кирәк, чисталык турында уйламый ул. Цивилизацияле илдә яшәгәч, базары да цивилизацияле булырга тиеш инде аның.
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ, язучы, публицист:
- Иң элек аның хуҗасын ачыклап, аңардан син базарны чиста һәм тәртиптә тоту, уңайлы итү өчен нәрсә эшләдең, дип сорар идем. Сатучылардан акчаны ала белгәч, аның чисталыгы турында да кайгыртсын ул. Аның үз системасы - базар янындагы территорияне, машина туктау урыннарын, корылмаларны төзек тотарга тиешле, тәртип саклаучы кешеләре булырга тиеш. Базар тиешле таләпләргә җавап бирмәсә, хуҗасын алыштырсыннар.
Ринат РӘХМӘТУЛЛИН, җырчы:
- Чисталык андагы сатучылардан тора. Эш сәгате башланганда сату урыны нинди хәлдә булган, шул хәлендә тапшырсын. Ә моның өчен махсус тапшыру-кабул итү комиссиясе булдырылсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading