16+

Алдагы төп бурычыбыз – Универсиадага әзерләнү

Һәр көн безне Универсиадага якынайта. Ул шәһәребезне сәламәтлек фабрикасына әйләндерде. Алдагы дүрт айдагы төп бурычыбыз - Универсиадага әзерләнү.

Алдагы төп бурычыбыз – Универсиадага әзерләнү

Һәр көн безне Универсиадага якынайта. Ул шәһәребезне сәламәтлек фабрикасына әйләндерде. Алдагы дүрт айдагы төп бурычыбыз - Универсиадага әзерләнү.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XXI хисап сессиясендә шулай дип белдерде. Мэр Универсиада уңаеннан яңа кунакханәләр, сәламәтлек саклау объектлары төзелүен, «Яшел рекорд» проектының гамәлгә ашырылуын да билгеләп үтте. Ул шулай ук балалар бакчаларына ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен зур күләмле эш башкарылуын, мәктәпләргә капиталь төзекләндерү үткәрелүен, эшсезлекнең, рекордлы дәрәҗәдә төшеп, 0,85 процентка калуын да ассызыклады. Илсур Метшин торак-коммуналь хуҗалык проблемасына да тукталып, биредә торак инспекциясе һәм прокуратура белән эш алып барырга кирәклегенә басым ясады. Гади яшәүченең акчасын урлау бара, диде ул.
Хисап сессиясенең эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шуннан файдаланып, Казан шәһәр Думасы депутаты, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина Президентның игътибарын Татар мәгариф үзәген төзү кирәклегенә юнәлтте.
«Бу мәсьәләне өйрәнергә кирәк. Үзәк төзү мәсьәләсендә мин авырлык күрмим», - диде Рөстәм Миңнеханов, моңа җавап итеп. Президент, конструктив сөйләшүгә әзер булуын белдереп, мэрга һәм депутатларга: «Нишләптер сез бу юлы сорауларны әзәйткәнсез», - дип шаяртты һәм ахырда: «Үз шәһәреңне яратырга кирәк!» - дип өстәде.
Рөстәм Миңнеханов та, үз чиратында, Универсиада үткәрүнең төп бурыч икәнлеген билгеләп үтте. «Без башкарыласы эшнең күләмен һәм масштабын аңлап бетермибез әле. Һәр көнне эш кимеми генә түгел, ә арта гына бара. Бөтен нәрсә дә исәпкә алынырга, төгәл билгеләнергә тиеш», - дип ассызыклады ул. Президент шулай ук республика икътисадының торышына да тукталды. Югары уку йортлары, сәламәтлек саклау, балалар бакчалары белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалык та читтә калмады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading