16+

Александр Лукашенко: "Татарлар беркайчан да сынатмады"

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Минскка эш сәфәре белән килде. Президент Җәмигъ мәчетендә булды, татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Бүген Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.

Александр Лукашенко: "Татарлар беркайчан да сынатмады"

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Минскка эш сәфәре белән килде. Президент Җәмигъ мәчетендә булды, татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Бүген Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы башкаласы Минск шәһәренә сәфәр кыла.

Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Очрашу барышында Лукашенко Татарстан һәм Беларусь Республикасына хезмәттәшлек темпларын арттырырга кирәк, чөнки бу икътисад үсешен стимуллаштыра һәм яңа эш урыннары булдыра, дип белдергән. Бу хакта "БелТА" агентлыгына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Лукашенко хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләреннән берсе итеп, газ-мотор техникасы булдыруны атады. Кооперация проектында Белоруссиянең МАЗ, МТЗ, «Амкодор», «БелАЗ» һәм Татарстанның «РариТЭК» холдингы предприятиеләре катнаша. Соңгы ике ел дәвамында проект кысаларында газда эшләүче 200ләп автобус җыелды. 2020 елда тагын шул кадәр үк техника җитештерү планлаштырыла.

Минск мотор заводы белән берлектә МТЗ тракторлары һәм «Амкодор» машиналары өчен газ двигательләре эшләү һәм чыгару буенча эш алып барыла.

«Бу мисаллар безнең көндәшлек түгел, ә партнерлык юлын сайлавыбызны раслый. Үзара хезмәттәшлек үсә — яңа эш урыннары булдырыла, Беларусь һәм Татарстан предприятиеләре өчен тигез мөмкинлекләр бирелә. Әлеге күрсәткеч тәҗрибәне Россиянең башка төбәкләренә тарату икътисади диалогтан зур файда китерер иде», - дип белдерде Лукашенко.

Дәүләт башлыгы Татарстан Идел буе федераль округында Беларуссиянең төп партнеры булып торуын әйтте. 2018 ел нәтиҗәләре буенча үзара товар әйләнеше 1,3 млрд долларга якынлашты. «Мондый нәтиҗәне саклап калу һәм арттыру өчен безгә яңа үсеш нокталарын эзләргә кирәк. Бу юнәлештә инновацион һәм инвестицион хезмәттәшлек күләмнәрен арттыру төп күрсәткеч булып тора», — диде Лукашенко.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Президент белән сөйләшү барышында Беларусь татарлары әлеге ил үсешеннән һәм хакимият органнары мөнәсәбәтеннән канәгать, дип белдерде. Аның фикеренчә, җирле диаспора вәкилләре телне һәм тәңгәллекне саклап кала алган. "Биредә җиде меңнән артык татар яши. Алар үз тормышлары турында сөйләде һәм алар ил үсеше динамикасыннан бик канәгать. Шул ук вакытта алар үзенчәлекләрен дә саклап калган", — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу кешеләр — алтын. Алар беркайчан да сынатмады. Беркайчан да», — диде Лукашенко.

Әңгәмә барышында Татарстан Президенты Белорусь Республикасына сәфәре турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

«Сезнең соклангыч илегезгә килеп, һәрчак бик күп тәэсирләр алабыз, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Биредә инде 450 тонна йөк күтәрешле үзбушаткычлар җитештерәләр — дөньяда андый юк. Бу уникаль җитештерү».

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе кичә Минскка эш сәфәре белән килде. Кичә республика җитәкчесе Җәмигъ мәчетендә булды һәм татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Бүген Татарстан Республикасы делегациясе Белорусь автомобиль заводында булды, анда ул предприятие продукциясе белән танышты.

Фото: president.tatar.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Встреча с земляками в присутствии гостей из родной Казани всегда в радость.

    Мөһим

    loading