16+

Александр Сидякин: “Тикшерелмәгән мәгълүматны нигезсез белдерүләр ясау өчен куллану беркемне дә бизәми”

Газетабызның узган саннарында Казанда, Татарстандагы яшерен казино оештыручылардан янап акча алуда шикләнелеп, "Бердәм Россия" яшь гвардиясе" активисты, "Агенты" федераль проектының Татарстан вәкиллеге лидеры Эдуард Сәләхетдиновның тоткарлануы турында хәбәр иткән идек.

Александр Сидякин: “Тикшерелмәгән мәгълүматны нигезсез белдерүләр ясау өчен куллану беркемне дә бизәми”

Газетабызның узган саннарында Казанда, Татарстандагы яшерен казино оештыручылардан янап акча алуда шикләнелеп, "Бердәм Россия" яшь гвардиясе" активисты, "Агенты" федераль проектының Татарстан вәкиллеге лидеры Эдуард Сәләхетдиновның тоткарлануы турында хәбәр иткән идек.

Сәләхетдиновка карата Россия Җинаять кодексының 163 нче маддәсе ("Янап акча алу") буенча эш кузгатылды.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләрдә Сәләхетдиновның янап акча алуы турында хәбәр иткән биш кешенең күрсәтмәсе ята. Аның банк карточкасына акча күчерелүе турында да ышандырырлык дәлилләр бар. Моннан тыш тикшерү барышында Сәләхетдиновның акча таләп итүен яздырган аудиоязма да табылган.

«"Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" активисты Эдуард Сәләхетдиновның кыйналуы һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы республикада зур шау-шу тудырды. Әлеге вакыйга Татарстанга каршы оештырылган мәгълүмати кампаниягә дә сәбәп булды. Республика хакимияте һәм хокук саклау органнарына карата кискен гаепләү сүзләре дә ишетелде. Шул уңайдан Татарстанның Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашып, әлеге хәлләргә карата үз фикерен белдерде.

- "Яшь гвардия"нең кайбер активистлары тирәсендә барган бу хәлләр махсус рәвештә барлыкка китерелә кебек. Кем тарафыннан һәм ни өчен икәнлеген белмим. Тик бу вакыйгаларның сайлау кампаниясе алдыннан оештырылуы безне борчуга сала, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, "Бердәм Россия" матбугат клубы кысаларында, «Агенты» федераль проекты кураторы Эдуард Сәләхетдинов тирәсендә туган ыгы-зыгыга шулай ук үз фикерен белдерде.
- Әлеге вакыйганы мин күзәтеп барам. Фәрит Мөхәммәтшинның журналистларга биргән комментарийларын укып чыктым. Ул әлеге вазгыятькә тирән анализ баргән. Минемчә, хәзер безгә моңардан бүленеп торып, тикшерүчеләргә эшләргә, гаделлекне урнаштырырга мөмкинлек тудырырга, дәлилләр була калса, эшне судка бирергә яки җинаять эзәрлекләвен туктатырга кирәк. Без тикшерүчеләргә басым ясарга тиеш түгел. Әгәр дә Сәләхетдиновны кыйнаганнар икән, ул тикшерелергә һәм ачыкланырга тиеш. Җинаять хокукы системасы шулай эшләнгән, - дип белдерә Сидякин.

Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, «Агенты» проекты тирәсендәге вазгыятьне Татарстанга атака ясау өчен кулланырга ярамый.

- Объектив дәлилләр тапмаган, тикшерелмәгән мәгълүматны нигезсез белдерүләр ясау өчен куллану беркемне дә бизәми, - дип ассызыклый Александр Сидякин.



















Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading