Шәһри Казан

Алла, сакланганны саклармын, дигән...

Борын-борыннан халкыбызда дога укып өшкерүчеләр, им-томчылар булган. Бүген дә табибларга барып та шифа тапмаган, тормышларының рәте киткән кешеләр шуларга мөрәҗәгать итә. Өшкерүчеләрнең шифалы сулышы, изге догалары тән сәламәтлегенә, күңел тынычлыгына ирешүгә ярдәм итә. Бер үк вакытта «экстрасенс» битлеге астында яшәүче сихерчеләр, күрәзәчеләр эшчәнлеге дә ныграк тамыр җәя. Без шушы гамәлләрнең...


Беренче кунагыбыз - «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсенең кичке уку бүлеге проректоры Рамил хәзрәт ЗАРИПОВ.

Реклама

- Рамил хәзрәт, күрәзәчелек, сихерчелек турында әле кайчан гына пышылдап, куркып сөйләшә идек. Хәзер исә аларны телевизор экраннарына ук чыгаралар. Дин күзлегеннән чыгып җавап бирегез әле - ярый торган эшме бу?
- Кайсы гына дингә мөрәҗәгать итмик, сихерчелек беркайчан да яхшы яктан бәяләнмәгән. Шәригать күзлегеннән караганда, бу эш иң зур гөнаһларның берсе булып исәпләнә. Хәдисебез, җиде иң зур гөнаһтан сакланыгыз, дигән, арада сихерчелек тә бар. Коръәндә дә «Бәкара» сүрәсенең 102 нче аятендә: «Яһүдләр Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә иярделәр һәм кяфер булдылар. Сөләйман кяфер булмады, ягъни сихер белән шөгыльләнмәде», - диелә. Бәндәләр сихерчеләргә, күрәзәчеләргә барып, аларның сүзләренә ышана икән, алар да кяфер була. Бу хакта Пәйгамбәребез әйтеп калдырган. Сихерчеләрнең күбесе җеннәр белән эшли. Бер хәдистә җеннәрнең кешенең кан тамыры буенча йөрүе хакында әйтелә. Шундый риваять бар: Багдадта голәмәләр шурасына бер кеше килә дә: «Мин киләчәкне әйтә алам», - ди. Галимнәр: «Моңа синең нинди дәлилең бар?» - дип сорыйлар. «Мин икенче бүлмәгә чыгып торам, ә сез кесәләрегездәге акчаларыгызны санагыз, кергәч, мин аларның күпме икәнен әйтеп бирермен», - ди. Чыннан да, теге кеше һәркемнең күпмешәр акчасы барлыгын дөрес итеп әйтеп бирә. Галимнәр куркуга төшә: бу бит Коръәнгә каршы килә, киләчәкне Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем дә белми. Куфа шәһәрендә бик зур галим бар икән, бу хакта шуңа әйтәләр. Галим килә дә әлеге кешедән кабат дәлилен исбатлавын сорый. Теге чыгып киткәч, башкаларга: «Акчаларыгызны миңа җыеп бирегез», - ди. Теге кеше кереп, озак кына карап тора да: «Белмим», - ди. «Белмисең шул, - ди аңа Куфа галиме. - Чөнки мин үзем дә кесәмдә күпме акча барлыгын белмим. Син җен белән эшлисең, ә җен кешенең кан тамырлары буенча кереп, аның уен алып чыгып китә. Ә минем уемда күпме акча барлыгы турында мәгълүмат юк». Бүгенге сихерчеләрнең дә җеннәр белән эшләүләре ихтимал. Коръәннең «Локман» сүрәсе, 34 нче аятендә әйтелә: «Һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген, кайда үләчәген белмәс», - диелә.
- Хәзрәт, магия белән шөгыльләнүчеләрнең икенче төрлеләре - дога укып, өшкереп, кешегә файда китерә торганнары да була.
- Бусы сихерчелек исеме астына керми. Бер хәдистә: «Коръән ул шифа», - дип әйтелә. Ә дога укыган булып, шәригать кысаларына сыймый торган эшләр белән шөгыльләнү (киләчәкне әйтү, ир белән хатын арасын бозу һ. б.) - бик зур гөнаһ.
- Аллаһы Тәгаләнең үзенең яраткан кешеләре, гайре табигый көчтәге хикмәт ияләре була, диләр. Аннары тагын җеннәрнең дә мөселманнары була, дигәннәрен ишеткәнем бар...
- Нинди генә булсалар да, җеннәр белән эш йөртү шәригатькә каршы килә. Кемне дә булса бик хикмәтле дип таныйбыз икән, аның, мәсәлән, һава торышын алдан күрүчәнлеге тормыш тәҗрибәсе белән килгән була. Бу очрак дингә каршы килми.
- Бүгенге яшьләрдә төрле агымнарга иярү хас. Мәсәлән, медитация белән шөгыльләнүчеләр, чи ризык белән генә тукланучылар, ит ризыгы ашамаучылар бар. Андыйларга нинди киңәш бирәсез?
- Ашау мәсьәләсенә килгәндә, шәригать хәрамнан башка ризыкның берсен дә тыймый. Яшелчә генә ашыйсыңмы, ит кенәме - үз эшең. Ә медитация ислам динендә юк, ул гөнаһ булып санала. Пәйгамбәребез намазны да күз йомып укымаска кушкан. Чөнки күзне йомсак, әкренләп медитациягә кереп китү куркынычы бар. Шуңа күрә намаз укый торган бүлмә артык караңгы булмаска, сәҗдә кылу урыны шәйләнергә тиеш.


Газетабызның икенче кунагы - Казанның «Кабан арты» мәчете имам хатибы Ильяс хәзрәт МӘХМҮТ.

- Ильяс хәзрәт, кешеләрне өшкерү белән дәвалый башлауга Сезне нәрсә этәрде?
- Бу дөньяда һәркемнең үз урыны, үз вазифасы бар. Ул шул вазифаны үтәргә тиеш - шулай булганда гына җәмгыять алга бара. Аллаһы Тәгалә миңа шушы вазифаны тапшырган. Коръәннең «Исра» сүрәсенең 82 нче аятендә дә: «Коръән мөэминнәргә рәхмәт һәм шифадыр», - диелә.
- Иң башлап кемне өшкердегез?
- Мин үземдә шушы сәләтне сизгәч, җәмәгатемнең йөрәге авыртканда кулымны аның күкрәгенә куеп, шушы аятьне укыдым, һәм авырту бетте. Шуннан соң башкаларны да дәвалый башладым. Нәтиҗәсе булгач, дәвам иттем.
- Ә Сез андый сәләт барлыгын ничек сиздегез?
- Гүя Аллаһы Тәгалә: «Өшкереп кара», - диде, шундый хис кичердем.
- Ильяс хәзрәт, үзегез дингә ничек килдегез? Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген танырга нәрсә этәрде?
- Армиядә хезмәт иткәндә дин юлына баскан иптәшләр белән таныштым. Кайткач, «Кабан арты» мәдрәсәсенә укырга кердем. Остазым Габделхак хәзрәт Саматов иде. Аннары чит илдә укып кайттым.
- Сезнең өшкерүләрдән кайсы кеше күбрәк шифа таба?
- Мин укучы гына - Аллаһы Тәгалә кемне сихәтләндерергә тели, шифаны шул таба. Ә моның өчен тирәнтен инанырга кирәк.
- Авыруга иң беренче безнең гөнаһларыбыз сәбәпче дип ишеткәнем бар. Дөресме?
- Әйе. Аллаһыны танымау, шәригатьчә яшәмәү, аракы эчү, тәмәке тарту, зина кылу, урлау һәм башка зур гөнаһлар аркасында кеше еш кына төрле чирләргә дучар була.
Күбрәк күз тию белән мөрәҗәгать итәләр. Пәйгамбәребез дә: «Өммәтемнең өчтән бере күз тиюдән вафа таба», - дигән. Бу - хак. Сихердән, бозымнан, баласызлыктан, тормышларында уңыш китүдән, җен ияләнүдән мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Шикәр чире, эпилепсия авырулары белән дә киләләр.
- Өшкергәндә Коръәнне ничә тапкыр укырга кирәк?
- Аны төрле кеше төрлечә укый: ярты сәгать тә, ике сәгать тә, ике көн дә. Ихласлык белән «Фатиха» сүрәсен бер тапкыр уку да җитә.
- Кешеләр үзләрен үзләре дога укып өшкерә аламы?
- Әйе, «Фатиха», «Аятел-көрси», «Ихлас» сүрәләрен укып, кеше үз-үзен дә дәвалый ала.
- Ильяс хәзрәт, Сез үзегез инде ничә кешене дәваладыгыз?
- Исәпләп бармыйм, килүчеләр күп.
- Сезнең визиткагызда «җеннәр тәэсиреннән дәвалау» дигән сүз дә бар. Җеннәр кешегә ничек зыян сала?
- Сихер аркылы. Мәсәлән, ир белән хатынның арасын бозар өчен сихер салалар - шул ризыкны ашаган кеше эченә җен керә, эчтән вәсвәсә кыла башлый. Моннан котылу өчен махсус аятьләр укыла. Эчендә җен булган кеше Коръәнгә түзеп утыра, сабыр итә алмый, тынычсызлана. Шуңа күрә моны бер көндә генә бетереп булмый, бер атналык программа белән эшлибез. Башта сихерне чыгарырга, аннары - госел коенырга, Коръән тыңларга, зикер кылырга кирәк.
- Дәвалаган чакта ул җеннәр үзегезгә зарар салмыймы?
- Юк, Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, мин моны көн дә сизеп торам.
- Хәзер Коръән сүрәләре язылган дисклар күп. Аларны тыңлап та шифа табып буламы?
- Була. Кайда тыңласаң да ярый, ләкин тик утырып торырга кирәк - ул музыка тыңлау түгел. Андагы сүзләрнең Аллаһы Тәгалә сүзләре икәнлегенә ышанырга кирәк.
- Ильяс хәзрәт, Сезнең мәчеттәге бүлмәгез матур, нурлы. Китаплар гына түгел, ниндидер орлыклар, майлар, үләннәр дә бар...
- Мин аларны дәвалаганда кулланам. Шифалы орлыклар, мәсәлән, эпилепсия чиреннән арынырга ярдәм итә, килүчеләрнең 90 проценты сәламәтләнә. Ул орлыкларны миңа Мисырдан, Согуд Гарәбстаныннан китерәләр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    708
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    555
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    412
    0
    0
Ночной режим