16+

«Алсыннар гына, тагын китерербез»

Яңа Савин районының Адоратский урамындагы базарында узган шимбәдә «Татмелиорация» ачык акционерлык җәмгыяте траст компаниясе гөрләтеп сәүдә итте.

«Алсыннар гына, тагын китерербез»

Яңа Савин районының Адоратский урамындагы базарында узган шимбәдә «Татмелиорация» ачык акционерлык җәмгыяте траст компаниясе гөрләтеп сәүдә итте.

Шушы җәмгыятьнең Казан, Саба, Биектау, Лаеш, Балтач, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарындагы гына түгел, ә Чаллы, Минзәлә, Мөслим, Буа, Чүпрәле, Нурлат, Апас, Бөгелмә кебек ерак төбәкләрдәге бүлекчәләре дә казанлыларга авыл хуҗалыгы продукциясе төяп килгәннәр.
- Ярминкәнең монысында 16 тонна ит, 7 тонна сөт, 145 тонна ашлык, 230 тонна бәрәңге, 120 тонна яшелчә тәкъдим иттек. Шәһәр яны бистәләрендәге кешеләрдер, мөгаен, машина-машина печәнне, саламны һәм тиресне дә алып бетерделәр. Алсыннар гына, тагын китерербез, - диде «Татмелиорация» компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Альберт Зарипов.
«Хәзер сугарулы җирләр 31 мең гектарны тәшкил итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, авыл хуҗалыгында сугарулы җирләр мәйданы 50 мең гектарга җиткереләчәк», - диде Альберт Шәүкәт улы.
Татарстанда 1720 плотина һәм буа исәпләнә. 30-40 ел элек төзелгән гидрокорылмаларның шактые искергән. Альберт Зарипов: «688 плотина, 106 буа төзекләндерелде, киләсе елда тагын 168 буа яңартылачак. Плотиналар һәм буалар сугару эшчәнлеге өчен генә түгел, ә янгын куркынычсызлыгы, балыкчылык, халыкның ял итү урыны буларак та әһәмиятле», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading