Җитештерүченең хилафлыгы район башлыгы һәм ветеринария хезмәтенә дә җиткерелә.
- Иң күп зар - сөт-май һәм ит продукциясенә. Соңгы тугыз ай эчендә генә дә 30га якын гариза килде. Умартаны кагыйдәләренә туры китереп асрамаучылар, тиешсез урынга тирес, үләксә ташлаучылар да безнең карамакта. Кайвакыт сату нокталары күршеләреннән зарлана. Үзегез беләсез, конкуренция чоры. Ни генә дисәләр дә, иң ышанычлы товар - кибет белән базарда. Аларда контроль бар. Ә менә өй янына килеп сатучыларның продукциясе шик тудыра, - диде Идрис Гатин.
Авылда таныш-белешләрдән дә курыкмыйча ит алып була, ди инспектор.
- Авыл җирлегендә мөгезле эре терлек һәрвакыт күзәтү астында. Ветеринар малларга авыруларга каршы прививка ясап тора. Өйдә мал тотып аны сату дөрес түгел дисәк, без авылларны бетерәчәкбез. Авыл халкы шуның белән яши бит, - диде ул.
Азык-төлек «код» белән генә керә
Базар ветеринария үзәге товар сыйфатын өч-дүрт күрсәткеч буенча гына тикшерә алса, Россельхознадзор идарәсе аларны тирәнтен тикшерү өчен Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә тапшыра. Биредә товарның техник регламентына туры килүен 12-14 күрсәткеч буенча җентекләп өйрәнәләр. Лаборатория Татарстан, Удмуртия, Мари Эл, Чувашия республикалары, Киров, Ульяновск өлкәсе өчен бәйсез экспертизалар ясый.
Төбәкара лабораториянең 30 еллык тарихы бар. Элек ул бары тик кошчылык юнәлешендә генә эшләсә, хәзер безнең табындагы ризыкның сыйфатын токсикология, биохимия, микробиология кебек күрсәткечләр буенча да тикшерә. Катлаулы техника, белгечләр генә аңларлык терминнар һәм бик каты чисталык хөкем сөрә монда.
- Шәхси кызыксыну булмасын өчен, без «проба»ларны бары тик шифрланган пакетта гына кабул итәбез. Тикшеренү узгач, нәтиҗәне «Веста» дигән программага кертәбез. Бары тик шунда гына азык-төлекнең нинди оешма җитештергәне, кайсы сәүдә ноктасыннан алынганы билгеле була, - дип таныштырды лаборатория эшчәнлеге белән аның директоры Рәис Кәримов.
Комментарийлар