16+

«Ашыгыч ярдәм»не чакыра белеп чакыртырга кирәк

«Ашыгыч ярдәм»не чакыра белеп чакыртырга кирәк

Кискен тын юллары вируслы инфекциясе авырулары һәм грипп эпидемиясе вакытында ашыгыч ярдәм хезмәте чакырту, халыкка медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе аеруча актуаль. Быел 3 гыйнвар көнне Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырту буенча рекорд куелган. Бер көндә 2226 чакыру кабул ителгән.

- Бәйрәм арасында көненә кискен тын юллары инфекциясе авырулары һәм грипп белән бәйле 500-600 чакыру кабул ителә иде, хәзер бу күрсәткечләр 280-300 кешегә калды. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырту кимеде, - ди Татарстанның ашыгыч ярдәм хезмәте баш белгече Марина Воронцова.

Моңа карап, кизү кире чигенә, дип тә нәтиҗә ясап булмый. Хәер, авыручылар саны артуы да күзәтелми. Эпидемия бер чамада тора, грипп белән авыручылар саны элеккечә - 89 кеше.

- Кискен тын юллары инфекциясе авыруын, гриппны кисәтү өчен Казанда бөтен чаралар да күрелә. Казанның медицина идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Хуҗиева аңлатуынча, балаларны кеше күп булган чараларга алып барырга киңәш ителми, медицина учреждениеләрендә маска кию кертелгән, табиблар көчәйтелгән режимда эшли. Әйтик, авырлы хатын-кызларда салкын тию, грипп билгеләре күзәтелә икән, аңа медицина ярдәме өйдә күрсәтеләчәк. Ничек кенә булмасын, һәрчак сак­ланырга, борын куышлыгын, кулларны юып торырга, бүлмәләрне җилләтергә, маска киеп йөрергә кирәклеген искәртә табиблар.

Татарстанның ашыгыч ярдәм хезмәте баш белгече Марина Воронцовага биш сорау

1. Нинди очракта ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк?
- Закон нигезендә, ашыгыч ярдәм барлык кешеләргә дә бушлай күрсәтелә. Шуңа да ашыгыч ярдәм хезмәте һәр чакыруга килә. Кискен сәбәп­ләр булмаганда да, табибларны чакыртучылар бар. Әйтик, 3 гыйнварда кабул ителгән 2 меңнән артык чакыруның бары 45 процентында гына чын-чынлап медицина ярдәме кирәк булуы ачыкланды. температура югары булса да, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыр­талар. Мондый очракта сырхау­ханәгә барырга, участок табибына мөрәҗәгать итәргә дә була. Бары югары температура тын ала алмау кебек куркыныч хәлләр китереп чыгарганда гына, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртсаң яхшырак. Күп очракта кеше гомеренә куркыныч янамый икән, без авыруны теркәлү урыны буенча сырхауханәләргә юллыйбыз.

2. Кеше гомеренә куркыныч яный торган авырумы, түгелме икәнен ничек ачыкларга?
- Чакыруны кабул итүче фельдшер моның өчен авыру турында мәгълүмат туплый. Сораулар бирә. Җаваплар аша авыруның хәле ни дәрәҗәдә икәнен билгели. Бик кискен очрак икән, ашыгыч ярдәм хезмәте, күп дигәндә, 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш, әгәр кеше гомеренә куркыныч янамый икән, табиблар ике сәгать дәвамында да килә ала.

3. Европа илләрендә ашыгыч ярдәм хезмәтен сәбәпсез чакырткан өчен штраф каралган. Бездә ничек?
- Бездә әлегә аңлату эшләре генә алып барыла. Авыруларны сырхауханәләрдә махсус бүлмәләрдә кабул итәләр, кичектергесез ярдәм күрсәтә торган кизү хастаханәләр бар. Кешенең мөмкинлеге, транспорты бар икән, ул үзе дә табибларга мөрәҗәгать итә ала.

4. Интернетта «ашыгыч ярдәм хезмәте түләүле булачак» дигән сүзләр таралды? Бу дөресме?
- Юк. Бу хакта былтыр да сөйләшүләр күп булды. Әмма әлегә ашыгыч ярдәм хезмәте түләүле булачагын раслаган бер генә карар, документ та юк. Дөрес, Казанда шәхси түләүле медицина ярдәме күрсәтә торган хезмәтләр бар. Кешегә сайлау мөмкинлеге тудырылган.

5. Ашыгыч ярдәм хезмәтенең бер чакыруга баруы дәүләткә ничә сумга төшә?
- Казанда тәүлек буе эшли торган 80 ашыгыч ярдәм хезмәте санала. Шул исәптән 11 ашыгыч ярдәм хезмәте балалар өчен махсуслашкан. Дәүләт гарантиясе программасы буенча, ашыгыч ярдәм хезмәтенең бер чакыруга баруы уртача 2300 сумга төшә.


Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading