Шәһри Казан

Атта да, тәртәдә дә...

Без шундый ил, күрәсең - кәнфит белән аңлау юк, безгә тәнкыйть һәм каеш кына кирәк. Универсиада вакытындагы юлдагы хөрриятне искә төшерү дә җитә: беребез дә юлларда машинаны ажгыртып кумадык, каршы полосаларга чыкмадык, гомумән, бер-беребез һәм килгән кунаклар алдында да «мулла песие» була алдык. Күпләр игътибар иткәндер инде: килгән кунаклар каршында...

Реклама

Әмма кызык парадокс - ана сөте белән кермәгән тана сөте белән генә керми икән. Универсиада үтеп бер атна булмагандыр, Казан кабат пырдымсыз машина йөртүчеләр, кагыйдә бозучылар белән тулды. Шулай димәс идең, каян килә ул статистика саннары, каян килә ул юлдагы аварияләр? Ярый әлеге зур чарага кадәр бөтен җирдә диярлек юл төзелешләре барды, машина өере өчен бер-ике полосалык кына юллар эшләде. Андагы аварияләр саны да аңлашыла иде. Ә хәзер? Дүртәр-бишәр машина узышлы киң юллар, юл чишелешләре, сулга борылу тыела, дигән юл билгеләре. Интернеттагы юл тоткарлыкларын күрсәтүче сайтларга кереп кара әнә - анда элек 7-8 баллы «бөке»ләр елмаешса, хәзер иң күп дигәне 1-2. Әмма без ул очракта да һәлакәтләр китереп чыгарырга күп сорап тормыйбыз - тыелган урыннардан борылабыз, тиешле булмаган җиргә машина куябыз, җәяүлеләр чыгу юлында тизлекне киметмибез. Нишләп киметик, ди, без бит тимер атта, бөтенесе дә күрсен!
Кайвакытта, нәрсә җитми бу кешегә, дип тә уйлап куясың. Тормыш, яшәү шартлары яхшырган саен, үз башыбызга ашкынабызмы шунда, маебызга чыдаша алмыйбызмы? 1 июльгә алган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1 миллион 143 мең машина теркәлгән, бу - бер мең кешегә 302 транспорт чарасы туры килә дигән сүз. Казанда исә бу сан 306га җитә. Начармы? Юк шикелле. Әмма быелның алты аен былтыргы күрсәткеч белән чагыштырсаң, юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 12,7 процентка арткан. Ярый, һәлакәтләр саны кимегән дә инде, әмма кеше гомере өзелү очраклары чәчәк атканда, моңа гына сөенеп булырмы икән?!
Машиналар саны ярты елга 4 процентка артып тора, дип исәпләгәндә, безгә елдан-ел машина йөртү полосалары үрчетеп ятасы гына инде. Әллә иң кулае үзебезгә үзгәрергәме икән? Кеше психологик яктан җаваплы булырга өйрәнми икән, унсигезе тулды дип кенә, бәлки, аны машина руле артына утыртырга ашыкмаскадыр? Әпен-тәпен генә машина йөртергә өйрәтүче мәктәпләр санын үрчетмәскәдер бәлки? Акча эшләүгә генә кайтып калалар икән, нигә кирәк аларга артык ирек бирү?!
Мин шәхсән машина йөртүне дә кеше гомере өчен җаваплылык хисе итеп кабул итәм. Бердән, мин үзем өчен җавап тотарга тиеш - миңа ни дә булса, балам кем кулына кала? Икенчедән, юлда мин башкалар өчен куркыныч тудырмыйммы?
Шуңа да баласын унсигезе тулар-тулмас килеш машина руле артына утыртучы ата-аналар яклы түгелмен дә. Ул яшьтә җаваплылыкны, башка кеше өчен түгел, хәтта үзең өчен дә тота алмыйсың. Әмма акыл-зирәклек һәрвакытта да яшь белән килми анысы - кем әйтмешли, картлыкның ялгыз гына килгән очраклары да юк түгел... Әмма юлда машина йөртү барыбер кырыс һәм төгәл фән дәрәҗәсенә күтәрелергә тиештер. Мин зур штрафлар, кагыйдәләр бозган өчен кырыс таләпләр яклы. Язмамның башындагы фикерне тагын бер куәтлисем килә - безгә кәнфит белән генә «үтми»...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: