Аварияле торактан күченүчеләр өй туйларын бәйрәм итә
Яшел Үзәндә яшәүче Шанскийлар гаиләсе яңа фатирларына сөенеп бетә алмый. 20 елдан артык тузган торакта яшәргә туры килгән аларга, ниһаять, быел якты, уңайлы фатирга күченгәннәр. Гаилә башлыгы Александр Шанскийны без дә өй туе белән котлап кайттык. Хатыны Миңсылу апа эштә иде.
«Ай саен кредит түләп, яхшы шартларда яшәвең хәерлерәк», – ди Александр абый. Яңа торакны кыйммәт дип йә урынын ошатмыйча, тузган йортлардан күченергә теләмәүчеләр дә булган. Әңгәмәдәшем исә мондый дәүләт программасының барлыгына шатлана гына.
– Без хәзер пенсиядә, бар уңайлыклары булган фатирларда яшисебез килә, түләп бетерербез әле, бер-ике ел Идел елгасы яры буенда ял итеп торырбыз, бу фатир оныкларыбызга калачак бит, – дип елмая.
Шанскийларның фатирлары иркен, якты. 27 квадрат метрлы бүлмәләрендә азапланып яшәгәннән соң, бу яңа 38 квадрат метрлы фатирлары бик зур булып тоела. Бүлмәләрне зәвык белән җиһазлап куйганнар. Идәннәрне яхшыртканнар. Хәер, ремонт ясамыйча да, фатирларда күченүгә яшәү мөмкинлекләре тудырылган. Обойлар сыйфатлы, тәрәзә, ишекләр куелган. Су, ут, җылылык кергән. Сантехника, газ плитәсе дә бар.
Александр абый озак еллар Яшел Үзәннең Горький заводында эшләгән. Хәзер лаеклы ялда, үз эшен ачкан.
– Элеккеге фатирыбызда үзенә күрә бер җылылык бар иде анысы, нәрсә дисәң дә, күпме гомер шунда узган, ләкин кайнар су юк иде. Юынырга җәмәгать мунчасына йөрдек. Аннары без беренче катта яшәдек, олы юлга дүрт кенә метр, балкон юк. Гел тавыш иде. Җәй көне тәрәзәләрне ачып куябыз, ә аннан тузан керә. Анысына гына түзәрсең, мотоциклда яшьләр тыз-быз йөри. Йокы юк. Соңгы ике елда тычканнар үзәгемә үтте. Көненә ике-өчне тота идем. Тузган торакта яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерәләр икән дигәнне ишетеп, 2014 елда тиз арада бу программага бастык. Ниһаять, йортыбыз белән яңа фатирларга күчендек. Иске торагыбызның бер квадрат метрын дәүләт 11 200 сумнан исәпләп, акчасын яңа торакка беренчел кертем итеп кушты. Калганын елына 7 процент ставка белән түлибез. Аена 3 мең сум гына түләргә туры килә, түзәрлек, – ди Александр абый.
Республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары арасында «Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү» республикакүләм программасы инде күптәннән эшли. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин аңлатуынча, Тузган торак программасы 1995 елда ук бар иде. 2004 елга кадәр әлеге программа кысаларында 50 меңгә якын гаилә иске йортларын яңага алыштырган. Ул чакта тораклар бушлай бирелгән. Ләкин 2004 елдан соң авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә бары социаль ипотека программасын гына тәкъдим итә башлаганнар.
Республикада хәзер 26 мең квадрат метр торак авария хәлендә дип табылган. Иң күп тузган торак Казанда санала. Шул ук вакытта республиканың районнарында да программа актив эшли. XX гасыр башында төзелгән йортларның күбесе таушалган. Яшәү өчен яраксыз хәлгә килгән.
– Иске йортны торгызу яңасын төзүгә караганда да кыйммәтрәккә чыгарга мөмкин, – ди төзүчеләр.
Аварияле торакта яшәүчеләргә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хисабына төзелгән йортлардан фатир алу мөмкинлеге бирелә. Фатирларны ташлама белән, базар бәясеннән азрак суммага – 7 процент еллык ставка белән генә дә алырга була. Программада катнашучыларның элек торган тузган торагының квадрат метры якынча 11 мең сумнан сатып алына. Кайбер кешеләр, бу сумманың аз булуы белән килешмичә дә, йортыннан күченергә теләми. Яңа фатирга күченергә теләмәүчеләр, закон нигезендә, иске тораклары өчен бирелә торган акчаны гына алырга да хокуклы. Әмма, кызганычка, ул сумма яңа фатир сатып алырга җитми, шуңа да, дәүләт программасыннан файдаланып, ташламалы бәядән торак алуың күпкә отышлырак, ди тузган торактан күченүчеләр үзләре.
Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы эшли башлаганнан бирле, 11 күп фатирлы йортка 1122 гаилә күченгән. Программа шартлары буенча аварияле торак хуҗаларына Яшел Үзәндә һәм Яшел Үзән районында барлык уңайлыклары булган фатир алу мөмкинлеге бирелә. Тузган торакта яшәүчеләр яңа фатирларын «Салават күпере» микрорайоныннан да сайлый ала. Аварияле торакта яшәүче тагын 400гә якын кеше фатир алырга чиратта тора. Яшел Үзәндә 190 йорт аварияле хәлендә дип табылган.
Яшел Үзәндә аварияле торакта яшәүче 400гә якын кеше яңа фатирга чират көтә.
Ольга ПЫРКИНА, Спас районы, Болгар шәһәре:
– Моңа кадәр 20 ел агач баракта яшәдек. Мичкә яга идек. Уңайлы шартлар юк иде. Куркынычсызлык ягыннан да мактанырлык түгел. Аварияле торактан күченергә мөмкинлек биргән программа барлыгына бик сөендек. Моңа кадәр 19 квадрат метрда яшәсәк, хәзер 36 квадрат метрлы зур, иркен фатирда гомер итәм. Фатирны социаль найм нигезендә рәсмиләштердем. Ай саен түләүләр күп түгел. Фатирым элек яшәгән урыннан ерак булмавы белән дә яхшы.
Зинаида УЗДЕЕВА, Чистай шәһәре:
– Яңа фатирыма сөенеп туя алмыйм. 80 яшемә җиткәндә, шәһәр карчыгы булып куйдым менә. Моңа кадәр авылда яши идем, йортым да зуррак иде, яңа торакны шәһәрдән бирделәр, кечерәк булса да, яңа яңа инде. Безне картаймыш көнебездә кайгырткан хөкүмәткә зур рәхмәт. Фатирга күченү бер бәйрәм кебек булды. Концерт оештырылган иде. Хәтта Президент Рөстәм Миңнеханов үзе дә килгән иде. Шөкер, фатирда бар шартлар да бар – суы да, газы да, уты да. Барысы да канәгатьләндерә. Иң мөһиме, Алла сәламәтлектән аермасын.
Сания ТУМАКАЕВА, Казан:
– Башта Киров районының Кызыл Химиклар урамында җимерек йортта яшәдек. 1960 елга кадәр өйне мич ягып җылыттык, бәдрәф юк. Кайнар су беркайчан да булмады. Юеш, дымлы һава. Идәндә гел әкәм-төкәмнәр үрмәләп йөри иде. Аптырагач, аларны банкага җыеп, тоз сибеп, базга төшереп куя идем. Казан хакимияте 2009 елда безнең йортны авария хәлендә дип таныды. Яңа торакларга шактый көткәннән соң гына күченә алдык. Иске торагымны 311 мең сум дип бәяләделәр. Ул сумманы яңа фатирның беренчел кертеме дип исәпләделәр. Хәзер ай саен ипотека түлим, 80 яшемә җитеп килгәндә, бер пенсия акчасына гына ай саен кредит түләүләре җиңел түгел анысы, шулай да җылы, чиста фатирда яшәве ни тора. Мондый фатир турында хыялланмый да идек бит.
Яшел Үзән
Автор фотолары
Комментарийлар