16+

Автомобилең «югалса», үзеңә үпкәлә

Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны чикләү максатында, «Автомобильне куеп калдыру» («Парковка») операциясе бара. Ул 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Автомобилең «югалса», үзеңә үпкәлә

Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны чикләү максатында, «Автомобильне куеп калдыру» («Парковка») операциясе бара. Ул 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан башкаласында теркәлгән автомобильләр саны инде 300 мең берәмлектән артып китте. Шәһәр үзәгендәге юллар моның кадәр «тимер ташкын»га исәпләнеп төзелмәгән. Шунлыктан, юл читенә куеп калдырылган транспорт чаралары болай да тар урамнардагы хәрәкәтне тагын да кыенлаштыра. Кар яугач, хәл тагын да кискенләшәчәк, чөнки калдырылган машиналар махсуслаштырылган техникага юлларны чистартырга комачаулый. «Шәһәр үзәгендәге урамнарда рөхсәт ителмәгән урыннарда транспорт чарасын куеп калдырырга ярамый. Узган атнада гына да 422 автомобиль штраф мәйданчыгына алып кителде, ә айлык башланганнан бирле 700дән артык транспорт чарасы эвакуацияләнде», - диде Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов. «Парковка» операциясе кысаларында ишегалларында тротуарларга һәм хәрәкәткә комачаулап, юл чатларына куеп калдырылган автомобильләр хуҗаларына да административ чаралар күрелә.
«ГУМ», «Кольцо», «Мега», «ЦУМ», «XL» сәүдә үзәкләрендә, Үзәк колхоз базарында, «Корстон», «Suvar Plaza» кунакханәсе янында, Островский һәм Батурин урамнарында, метрополитенның «Горки», «Кремль» станцияләрендә паркинглар эшли. Автомобилеңне «югалтып» нервларыңны һәм штрафка акча туздырганчы, әлеге паркингларга керүең хәерлерәк. Эвакуаторлар «Парковка» айлыгы тәмамланганнан соң да ауга чыгуларын дәвам итәчәкләр. Куен дәфтәрегезгә түбәндәге штраф мәйданчыкларының телефоннарын язып куегыз: «Азино» мәйданчыгы - (843) 2-794-990 һәм «КамАЗ» мәйданчыгы - (843) 5-707-087.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading