16+

Автошоуда 50 меңнән артык кеше катнашачак

Машиналарның ике тәгәрмәчтә йөргәнен, мотоциклларның һавада бөтерелгәнен күргәнегез бармы? Булмаса, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Автошоуда 50 меңнән артык кеше катнашачак

Машиналарның ике тәгәрмәчтә йөргәнен, мотоциклларның һавада бөтерелгәнен күргәнегез бармы? Булмаса, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Т атарстан Республикасы һәм шәһәр көненә багышлап, 30 августта Казанның Меңьеллык мәйданында Kazan City Racing авто шоу була. Искитмәле тамаша 11.00 сәгатьтә башлана 15.00 сәгатьтә тәмамлана.

Формула 1 пилоты Даниил Квят Infiniti Red Bull Racing «король узышлары»ның иң көчле командасы составында чыгыш ясаячак. Трассага, әлбәттә инде, үзебезнең «КАМАЗ-мастер» төркеме дә чыгачак. Танылган мото-каскадерлар Никита Шиков һәм Литвадан Арунас Гибежа программаның яңалыгы. Узган ел хәрәкәттәге автомобильдән әле сикереп төшеп, әле кереп утырып, халыкның котын очырган каскадер Терри Гранд быел Казанга килә алмаган.

- Арунас Гибеджа чыгышы Терри күнегүләреннән ким булмаячак, - диде авто шоу проекты авторы Дмитрий Мантыцкий «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Трассадагы тамашаны Россиянең RWT Motorsport һәм ГАЗ Рейд Спорт узышларында уңышлы катнашучы командалары тулыландырачак.

- Узган елны авто шоуны илле мең кеше караган иде. Меңьеллык мәйданында быелгы программа да бик мавыктыргыч булачак. Чит ил спортчылары катнашачакларын расладылар, ниндидер сәяси киртәләр юк. Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына да 182 илдән килделәр бит. Спортчы ул Россиядә дә, Литвада да спортчы. Спорт ул сәясәткә кагылмый. Быелгы авто шоуга тагын да күбрәк тамашачы килер дип уйлыйбыз, - диде шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading