16+

Авылда да яз исе килә...

Ни дисәң дә, шәһәр шәһәр инде ул, биредә яз иртәрәк килсә дә, авылныкы белән чагыштырырлыкмыни?! Шәһәрнең кышы-язы бер төслерәк инде аның. Шул ук шау-шу, шул ук пычрак юллар. Ә авылныкы башкача, авыл язының үз исе, үз төсе...

Авылда да яз исе килә...

Ни дисәң дә, шәһәр шәһәр инде ул, биредә яз иртәрәк килсә дә, авылныкы белән чагыштырырлыкмыни?! Шәһәрнең кышы-язы бер төслерәк инде аның. Шул ук шау-шу, шул ук пычрак юллар. Ә авылныкы башкача, авыл язының үз исе, үз төсе...

Кайда ничектер, ә безгә язны кара каргалар алып килә. Әле бер атна гына күренмәгән кара каргалар инде рәхәтләнеп авылда хуҗа булып йөриләр. Гадәттә, беренче мартка кара каргалар, беренче апрельгә сыерчыклар кайтып җитә иде. Быел яз хәбәрчеләре соңгарак калды, димәк, язы да соңлады дигән сүз. Тик колачын киң җәеп килгән яз быел акрынлап кына түгел, ә киң-киң итеп атлап килеп маташа.
Кыш буе тын гына яшәгән авылда да язгы мәшәкатьләр башланды. Су юллары ачу, баздан орлык бәрәңгеләрне чыгару, бакчага утыртылачак яшелчәләрнең хәстәрен күрү - болар бүген үк башкарылырга тиешле эшләр, аларны берничек тә иртәгәгә калдырырга ярамый. Авыл кешесенең төп мәшәкате дә, юанычы да булган үз «зоопарк»ында да җанлану сизелә. Кышын ял иткән кош-корт йомырка сала башлаган, казлар да башкача каңгылдый, сарыклар бәрәнли, сыерлар иркенгә чыгасы килеп мөгери. Кышкы озын төннәрдә ел буена җитәрлек көч җыйган авыл халкы, язгы дәрт һәм таң әтәчләре белән торып йорт эшләрен карый да, яз-җәенә корган планнарын барлый-барлый, эшенә ашыга, өлкәннәр исә: «Аллага шөкер, бу язны да күрдек», - дип шөкрана кыла.
Авыл язы! Сине башка берни белән дә чагыштырып та, алмаштырып та булмый! Күкрәкләрне тутырып алган яз һавасыннан балачак, яшьлек еллары исе дә килә түгелме соң? Шуңа күрә ул шундый саф, башларны әйләндергеч серле дә, ахры...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading