16+

«Авырмаган килеш вируска каршы дару эчү – мәгънәсез, җитмәсә зарарлы» – табиб фикере

Салкыннар башлануга, грипп дип кот оча. Узган елларда «дуңгыз», «кош» гриппы белән куркытсалар, быел болардан тыш Россиягә «Гонконг» гриппы килә, диләр.

«Авырмаган килеш вируска каршы дару эчү – мәгънәсез, җитмәсә зарарлы» – табиб фикере

Салкыннар башлануга, грипп дип кот оча. Узган елларда «дуңгыз», «кош» гриппы белән куркытсалар, быел болардан тыш Россиягә «Гонконг» гриппы килә, диләр.

Татарстандагы Роспот­ребнад­зор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, 1968-69 елларда әлеге төр грипп вирусыннан Россиядә меңләгән кешенең гомере өзелгән. Татарстан халкының «Гонконг» төре белән күптән очрашканы юк, шуңа да кешенең иммунитеты да аңа каршы тора алу-алмавы билгесез.

«Гонконг» булсынмы, башкасымы, грипп грипп инде, билгеләре дә бер үк: кинәт калтырата-туңдыра башлый, температура күтәрелә, баш авырта, буыннар, тән сызлый, ютәл башланырга да мөмкин. «Грипп үзе түгел, ә авырудан соң килеп чыгарга мөмкин өзлегүләр куркыныч», - ди табиблар. Әлегә республикада грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән, беренче авыручылар ноябрь айларында булырга мөмкин, ә иң күп авыручылар саны яңа елдан соң, гыйнварның урталарында көтелер, дип фаразлый белгечләр. Шулай да тын юллары вируслы инфекциясе белән авыручылар атна саен арта бара. Гриппны кисәтү өчен хәзер иң кулай вакыт.

Грипп аеруча балалар, авырлы хатыннар, өлкәннәр, шулай ук иммунитеты тотрыксыз кешеләр өчен куркыныч. Статистика буенча, 65 яшьтән узганнарның, грипп эләктергән очракта, 80 проценты өзлегә. Гриппны тиешенчә дәваламасаң, үпкә ялкынсыну, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәю, менингит, башка авырулар башлануы бар.

Грипптан ничек сакланырга кирәклеге барыбызга да таныш. Грипп чорында авыру кешеләр белән артык аралашмаска, маска киеп йөрергә кирәклеген, кулны сабын белән ешрак юу, бүлмәне гел җилләтү, иммун системасын ныгыту өчен С витаминына бай продуктлар ашау файдалы икәнен беләбез. Суган, сарымсактан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор идарәсе грипптан сак­лануның иң нәтиҗәле юлы - гриппка каршы вакцина ясату дип искәртә.
- Прививканы грипп сезоны башланганчы ясатырга кирәк. Хәзер иң кулай вакыты. Быел грипп вирусының өч штаммы: халык телендә таныш «дуңгыз» гриппы, В штаммлы грипп һәм «Гонконг» гриппы килер дип фаразлана. Вакцинаны да әлеге вирусларга каршы тора алырдайларын сайлыйлар, - ди Татарстанның баш эпидемиологы Наталья Ивойлова.

- Гриппны кисәтү өчен вируска каршы дарулар эчү нәтиҗәлеме?
- Авырмаган килеш вируска каршы дару эчү, мәгънәсез, җитмәсә зарарлы. Организмда көрәшер вирус булмагач, дарулар зыян гына китерә. Ә менә авыруның беренче билгеләре сизелә башлауга эчсәң, файдасы булырга мөмкин. Авыруны алдан кисәтү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барыр­га, саф һавада булыр­га, тиешенчә йокларга, ял итәргә, дөрес тукланырга, витаминнар күбрәк кулланырга кирәк.

Любовь Авдонина әйтү­енчә, гриппны кисәтү чараларына акча кызганырга ярамый, авыру китергән чыгымнар бер тапкыр кофе белән пирожный алып ашауга караганда, күпкә кыйммәтрәккә чыгуы бар. Узган ел гына да грипп, тын юлы вирусы инфекциясе авырулары Татарстанга 4 миллиард сумлык зыян китергән.

Сорау-җавап

Гриппка каршы вакцинаны бөтен кешегә дә бушлай ясамыйлар. Сатып алсаң, ул ничә сум тора?

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева:
- Сигез төрле категория кешеләргә: 6 айга кадәр сабыйларга, мәктәп укучыларына, студентларга, хәрби хезмәттәгеләргә, авырлы хатын-кызларга, тын юллары белән еш авыручыларга, хроник авырулары булганнарга, йөрәк-кан тамыры авырулыларга, медицина хезмәткәрләренә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт итүчеләргә, транспорт өлкәсендә, белем бирү оешмаларында эшләүчеләргә вакцина бушлай ясала. Ә калганнар исә прививканы медицина үзәкләрендә ясата ала. Бер вакцина 350-1000 сум тирәсенә төшә.

Сан

2015-2016 елда грипп, тын юллары вирус инфекциясе белән Татарстанда халыкның 10,9 проценты, ягъни 421709 кеше авырган. Республиканың 35 мәктәбе карантинга ябылган. Авыручыларның берсе дә гриппка каршы вакцина салдырмаган булган. Авыру уртача 3 атна дәвам иткән.
Грипп вирусы әйбер өслегендә 2 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр яшәргә сәләтле. Шуңа да еш кулланыла торган ручка, телефоннарны гел сөртеп торырга кирәк.
Бүгенгә Татарстанда 819113 кешегә гриппка каршы вакцина кадаганнар, барлыгы 1557100 кешегә прививка ясарга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading