16+

Авыл халкы: «Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшерү өчен бүреләргә кадәр алып кайтканнар»

Кукмара районы Мәчкәрә авылы халкы бу көннәрдә кинога төшү мәшәкате белән мәш килә. Анда Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча фильм төшерәләр.

Бу - авыл халкының тарихка кереп калуы өчен бер форсат булса, күренекле артистлар белән кинога төшү үзе ни тора! Кинога төшәргә теләге булган һәркем катнаша ала, теләге генә булсын! Кемнәрдер әсәрнең татар халкын ямьсезләп күрсәтүен кабул итә алмаса да, чынбарлыкны күрсәтүдән оялырга кирәкми, диләр.

Хезмәттәшебез Рәзинә Мәрданованың әлеге авылда туганнары яши. Бу хакта алар хәбәр иттеләр һәм фото-видеолар җибәрделәр.

– Кинога төшерү өчен бүреләргә кадәр алып кайтканнар. Андагы кием-салымның исәбе хисабы юк, - дип, шаккатып сөйли авыл халкы.

Фильмны монда өч көн төшерәчәкләр. Авыл халкына Чулпан Хамматованы якыннан күрү һәм аның белән бергә кадрга төшү мөмкинлеге дә тәтеде.

Рузилә Миргазизова һәм Фәния Галиәхмәтова фото һәм видеолары кулланылды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading