16+

«Авылда чалынган мал хәләл ит булмаска да мөмкин»

Бу көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза.

«Авылда чалынган мал хәләл ит булмаска да мөмкин»

Бу көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза.

Әлеге чарага Россиянең 39 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.

Делегатлар беренче көнне дүрт мәйданчыкта оештырылган дискуцион мәйданчыклар эшендә катнашты. “ШК” хәбәрчесе “Авылда җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм сату, кооперация мәсьәләләре” дигән темага яңгыраган фикерләрне тыңлап кайтты. Әлеге чара Казан кооперация институтында оештырылган иде.   

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин хәләл брендын кулланып, сату оештыру һәм продукцияне экспортка чыгару мәсьәләсенә тукталды.

–  Инде ун ел дәвамында без “Хәләл” стандарты буенча эшне алып барабыз, – дип таныштырды ул комитет эшчәнлеге белән. – Бүгенге көндә меңнән артык оешма белән эшләп килдек. Безнең реестрыбызда 125 оешма теркәлгән. Алар арасында эре терлек, тавык ите җитештерә торган, кафе-рестораннар тотучылар һәм башка бик күп юнәлештә эшләүчеләр. Сезнең күпләрегезне базарга ничек чыгу мәсьәләсе кызыксындыра. Бу эштә без дә сезгә ярдәм итә алабыз.

Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтеп узганча, авылда чалынган мал ул әле хәләл ит дигәнне аңлатмый.

– Безнең әбиләр Коръән ашларында итнең каян килүе белән кызыксына. Хуҗалар бу итнең авылдан килүен әйтә. Ләкин авылдан килде, дигән сүз әле хәләл дигәнне аңлатмый. Малны кем, ничек, нинди шартларда чалуы мөһим, – диде ул.  

Ул “Хәләл” стандартын чит илләрдә дә тануларын әйтте.  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading