Быел Татарстанда авыл җирендә яшәүче 1 039 хатын-кыз беренче баласын табып һәм 205 хатын-кыз өченче баласын тудырып, республика бюджетыннан социаль түләүләр алган.
Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, пособие беренче балага - 50 мең, өченче балага 100 мең сумны тәшкил итә. Төп шарт - хатын-кыз кимендә өч ел авылда яшәгән, беренче бала тапканда яше 25тән, ә өченче баласын тапканда 29дан артмаган булырга тиеш.
Татарстанда авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә бер тапкыр бирелүче пособиене быел 2,5 хатын-кыз алыр дип планлаштырыла. Алардан 2 мең хатын-кыз - беренче баласы, ә 400 хатын-кыз өченче баласын табар дип фаразлана.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Ике бала тапканнарга юкмы
0
0