16+

Авылда яшәүне бәхет дип санаучы Дания һәм Муллаәхмәт Мостафиннар: «Шәһәрдә таш арасында яшәгән кешегә рәхмәт!»

Авылда кешенең йорты, каралты-курасы һәркемнең күз алдында. Ни турында сөйләшкәнең, хәтта нәрсә ашаганың да мәгълүм. Әйтеп тә торасы түгел.

Авылда яшәүне бәхет дип санаучы Дания һәм Муллаәхмәт Мостафиннар: «Шәһәрдә таш арасында яшәгән кешегә рәхмәт!»

Авылда кешенең йорты, каралты-курасы һәркемнең күз алдында. Ни турында сөйләшкәнең, хәтта нәрсә ашаганың да мәгълүм. Әйтеп тә торасы түгел.

Шушы сүзләрнең асылын Балык Бистәсе районындагы Балтач авылында гомер кичерүче Дания белән Муллаәхмәт Мостафиннар гаиләсе мисалында ачыклап үтик әле. Габделәхәт белән Нурлыбанат үз балаларын тырыш һәм тәртипле итеп тәрбияләп үстергәннәр. Габделәхәт ага мәрхүм инде, ә Нурлыбанат апа улы белән килененең кайгыртучан хәстәрендә 85 яшен тутырды.

Иртә таңнан аякка баскан булыр Муллаәхмәт белән Дания. Эшләре тавык чүпләп бетергесез: берничә баш сыер, бозаулар, күркәләр. Кош-корт сүзтезмәсе дә туры мәгънәсенә ия, ишегалды тулы тавыгы, күркәсе, чебеше, җиләк-җимеш бакчаларында – бал кортлары. Кышка җитәрлек бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган үстерәләр.

– Җәй айларында тырышмасаң, булмый инде. Кыш буена ял итәбез бит, – дип елмаялар ир белән хатын.
Кыш малларга ризык салып керүне, кар көрәүне «физкультура» итеп кенә саный авыл кешесе. Муллаәхмәт техника, агач-таш, умартачы эшләренә оста, ә Дания пешергән ит яки ярма бәлешләре – телеңне йотарлык. Авыл кешесенең нәрсә ашаганы да билгеле, дидем. Морҗадан яки ачык тәрәзәдән ризыкның тәме бөтен урамга тарала. Бәлештән һәм башка үзе пешергән ризыклардан күрше-күләнгә, карт-корыга да өлеш чыгара Дания. Балтач хатын-кызлары Интернетка үзләре әзерләгән ризыкларның фотосурәтен куялар, рецептын да язарга өлгерәләр әле хәтта.

Авылда һәркем тырыш, ләкин ул оештырып йөрү эшләренә һәвәс булмаска мөмкин. Монысында инде Муллаәхмәтнең бертуган сеңлесе Нәзирә командир. Чишмәне төзекләндерү дисеңме, авыл клубында берәр тематик кичә үткәрү дисеңме, Сабан туйларында һәм башка чараларда туганнарны туплап, уеннарда катнашу дисеңме, Нәзирә – әйдаман.

Мактануны белми бу гаилә, башкарган эшләре мактый аларны. Муллаәхмәтләр өйләрен матур калай белән тышлаган икән, техникаларын әзерләп печәнгә төшәргә торалар икән, бал аерта башлаган икән, капкасы төбенә таш кайтарткан икән, күркә яки анда каз-үрдәк алганнар икән... Авылдашлары барысын да күреп тора һәм әкрен генә шуны кабатларга омтыла.
Даниянең килен буларак, каенанасы Нурлыбанат апаны хәстәрләп, аңлашып яшәве аерым мактауга лаек. Аларның районда үткәрелгән «Килен белән каенана» конкурсында җиңеп кайтулары бик табигый хәл.

– Ике яктан да әти-әниләрнең рәнҗешен алып каласы килми. Тегендә баргач, Ходай каршында җавап тотасы да бар бит, – ди Дания.

Балалары да әти-әниләренә охшап, тырышлар һәм тәртиплеләр. Олы уллары Алмаз энергетик белгечлеген үзләштерде, армия хезмәтен узды, күрше Ямаш авылы кызы Лия белән матур гаилә корып җибәрде. Уртанчы кызлары Зөһрә – студент, ә кечкенәләре Миләүшә – мәктәп активисты.
– Балалар өчен дип яшибез инде. Аларның үсүләренә куанабыз, тормыш башлауларына сөенәбез. Безнең бәхет җирдә инде, авылга ияләшкәч, шәһәрдә яшәүне күз алдына да китереп булмый. Шәһәрдә таш арасында яшәгән кешегә рәхмәт! Авылда саф һавада терлекләр һәм кош-кортлар белән чөкердәшеп эшләп йөрүе үзе бер рәхәтлек бит ул, – дип, бер үк фикерне кабатладылар Дания белән Муллаәхмәт Мостафиннар.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ихлас, тәмле язма килеп чыккан. Авыл кешеләрен зурлаганга Дамир абый Бәдриевка, Шәһри Казанга зур рәхмәт! Тормышыбызга тынычлык, малларыбызга бәрәкәт, үзебезгә саулык бирсен Ходай! ?☕?

    Мөһим

    loading