16+

Авылга старосталар кирәкме?

Татарстан авылларында старосталар барлыкка килергә мөмкин.

Авылга старосталар кирәкме?

Татарстан авылларында старосталар барлыкка килергә мөмкин.

Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында шундый фикер яңгыраган. Комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, авылга староста билгеләп кую мәҗбүри түгел, аны һәр авыл үзе хәл итә.

Арча районының Утар-Аты авылы җирлеге өчен дә бу яңалык түгел икән. Бүгенге көндә әлеге авыл җирлегенә караган алты авылның барысында да старосталар бар. Зуррак авылларда алар хәтта икешәр, берсе старостаның урынбасары булып тора. Авыл җитәкчесе Илгиз Гайнуллин әлеге вазифага алынуга ук, старосталар билгеләп куйган.

– Унбиш ел мәктәп директоры булып эшләдем. Җәмәгать эшләрендә дә күп катнашырга туры килде. Халык арасыннан үземә ярдәмчеләр кирәк булуын аңлап, җирлек белән идарә итә башлауга ук, старосталар сайлап куярга кирәк дигән уйга килдем. Аларны һәр авыл үзе сайлап куйды. Авыл халкы үзе ышана. Хөрмәт итә торган, сүзе үтемле булган абруйлы кешеләрне сайлады. Авыл старосталары элек тә, революциягә кадәр дә булганнар бит. Алар халык белән безнең арадагы бер чылбыр кебек. Мин күреп бетермәгән проблемаларны күрергә, аны вакытында хәбәр итәргә мөмкиннәр. Үзара салым акчасына юлларга таш түшәтәбез. Ташны старосталар кабул итеп ала, кирәкле урынга аны бушаттыра. Берәрсенә ярдәм кирәк булганда да, авыл халкы иң беренче аларга мөрәҗәгать итә. Аннары булган проблемалар турында сөйләшергә гел җыелышлар уздырып торып та булмый. Халык үзенең гозерен старосталарга җиткерә, алар миңа хәбәр итә. Бер-беребез белән аңлашып эшлибез, – дип сөйләде ул безгә.

Биектау районының Ямаширмә авылы җитәкчесе Фәнил Мохтаров та авылда старосталар булса, эшләргә җайлы булыр иде дигән фикердә тора.
– Бу турыда күптән сүз алып барабыз, әмма ул вазифаны үз кулына алырга теләүче юк. Авыл старостасын мин халык белән власть арасында элемтә булдыручы итеп күрәм. Гадәттә, авыл халкы күп вакыт җирле үзидарә бар, ул эшләсен дип карый. Бөтен нәрсәне карап бетерергә финанслар да җитеп бетми, өмәләр оештырырга туры килә. Менә шундый вакытта халыкны җыеп-туплап торучы кеше булса, күпкә нәтиҗәлерәк эшләп булыр иде. Кайвакыт ничегрәк эшлик икән дип сорарга аксакаллар киңәше дә кирәк булып куя, – ди Фәнил Мохтаров.

***

Бүген Россиядә җирле хакимият эшчәнлегендә авыл старосталары көчен куллану буенча күпьеллык тәҗрибә туплаган өлкәләр бар. Шуларның берсе – Владимир өлкәсе. Авыл старосталарын беренче сайлаулар биредә 1995 елның көзендә үк булып узган. Хәзер муниципаль хакимият дәрәҗәсендә авыл старосталары институты киңәя бара.

Фото: pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элек кирэк булган ул староста телефон юк машина юк хэзер рэхэт кеше б\н аралашырга бастын -алдын Анан авылда купме халык бар сон хэзер элек авыл советына эш куп иде хэзер мэктэптэ 6- 7 бала кибет шэхси кулларда утын кайтарасы юк пенсиянерларга Бераздан бер пенсиянерда калмый 65 яшькэжиткэнче куплэр китте инде ожмахка

    Мөһим

    loading