16+

Айдар ХӘЛИМ: «Мин бер һәм бердәнбер...»

Айдар Хәлим һәм татар милләте язмышы тыгыз үрелгән бер толым кебек. Тынгысызлыгы, бунтарьлыгы (моның турында әңгәмә барышында бәхәсләшеп тә алырбыз) белән аерылып торган, үз позициясенә тугры калган шәхес яңа 2012 елның беренче көнендә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Айдар ХӘЛИМ: «Мин бер һәм бердәнбер...»

Айдар Хәлим һәм татар милләте язмышы тыгыз үрелгән бер толым кебек. Тынгысызлыгы, бунтарьлыгы (моның турында әңгәмә барышында бәхәсләшеп тә алырбыз) белән аерылып торган, үз позициясенә тугры калган шәхес яңа 2012 елның беренче көнендә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Татар Барсы
- Айдар абый, сүзне метрикадагы исемегездән башлыйсым килә. Шуның кадәр милли җанлы кешенең чынлыкта Борис дигән рус исемен йөртүе кызык фал...
- Беренчедән, ул рус сүзе-исеме түгел. Ул барс-барыс дигәннән - юлбарыс, ак барс булган һәм әле дә бар төрки-татарда. Мөстәкыйль Татарстанның туграсында да барс сурәтләнүе һич кенә дә очраклы хәл түгел. Төрки-татар календаренда хәтта Барыс елы да булган. Андый атама-исемнәрне без гадәттә читләргә, бу очракта һәрвакыттагыча русларга биргәнбез. Мин тугач, әтием, фронтка китәр алдыннан, Борис исемле рус укытучысы белән күрешкән була. Икесе дә ике көннән фронтка китәсе икән. Шул хөрмәткә мин «интернационалист» Борис булам да куям.
- Гаиләгездә ишле идегезме?
- Ишле идек үзе - алтау булганбыз. Зыя белән Лалә туганыбыз кечкенә вакытларында ук дөнья куйган. Нияз дигән абыем 12 яшендә 1946 ел ачлыгында үлде. Гали абыем Үзбәкстанда төпләнгән иде, 2003 елда шунда барып җирләп кайттым. Энгель абыем туган авылда - Миякә районының Кәркәлетамак авылында гомер итә. Күптән түгел 75 яшен үткәрдек.
- Борисның Айдарга әверелү тарихына күчсәк...
Мин Казанда университетта укыганда яшь шагыйрь Борис Хәлимов булып танылган идем инде. Танылу үзе кыен, ә яңа исем белән икенче кат «туу» - тагын да катлаулырак. Шөкер, мин анысын да уздым. Ә тарихы болайрак. 1966 елда минем шигырьләрем Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең сүз башы белән, беренче тапкыр «Казан утлары» журналында басылган иде. 1967 елның сентябрь аенда тагын шигырь гөләндәмем басылып чыгарга тиеш. Минем ул вакытта көне-төне Лобачевский китапханәсендә «китап ашаган» елларым. Лекцияләргә йөрмәсәм йөрмим, ә менә иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр китапханәдән чыкмыйм. Бер тапкыр китапханәдән чыгышлый агачлар арасында таныш тел белгече Хәлиф Курбатовны очратам. Бу мине туктатты да шигырьләремнең үзенә ошавын, ә менә исемемне Айдарга үзгәртергә кирәклеген әйтте. Мин кире чабып диярлек китапханәгә кереп, Айдар сүзенең аңлатмасын эзләп таптым. Ул алдан баручы, әйдәп баручы дигәнне аңлата икән. Шәехзадә Бабичта да «айдарлану» дигән сүз бар - гарәпчәдән «бөдрә» сүзен аңлата ул.
Бүген чәчем коелып бетсә дә, шул заманнардан ук «бөдрә Айдар» булып киләм. Мин «Казан утлары»на чаптым. Анда бүлек мөдире Нури ага Арслан утыра. Нури ага аптырап калды. Чөнки ул заманда исем үзгәртү гаеп санала, «рус Борисны» «татар Айдарга» алыштыру черегән милләтчелек санала иде. Мин озак еллар берүзем диярлек «милләтче» исемен йөрттем. Абзый шикләнә-шикләнә генә корректурада исемне Айдарга үзгәртеп куйды. 5-6 көннән авылга каникулга кайтып киттем. Ике айдан тулай торакка әйләнеп килешкә радиодан Ринат Таҗетдин журналга күзәтү ясап ята: «Яшь шагыйрь Айдар Хәлимнең «Тальян моңы» шигыре...» Беренче тапкыр үземнең яңа тәхәллүсемне ишеткәч: «Кара әле, яхшы яңгырый бит бу!..» - дип куйдым.
- Кеше арасында исем үзгәртү кыенлыгы булмадымы соң?
- Вак кешеләр чәнчергә генә тора иде. Татарда ансыз буламыни! Иң беренче шигырьләр Айдар авторлыгында чыккач, Бауман урамында Равил Фәйзуллинны очраткан идем. Ул: «Менә шундый яңа авторның шигырьләре басылган, бик ошады», - диде. «Мин дә укыдым ул шигырьләрне, бер дә ошамады», - дип җавап бирдем. Беренче чорда мин үземнең кайсысы «үзем» икәнен яшереп йөрдем. Мәкаләләремне - Б.Хәлимов, шигырьләремне
А.Хәлим дип бастыра идем. Кайвакытта кешеләр яңа очерк бастырган журналист Борис Хәлимовны мактый, ә «яңа шигырь» өлкәсендә шаккатризмнар белән мавыккан Айдар Хәлимне хурлый башлый иде. Андый чакларда мин Айдар Хәлим дигән «кыланчык»ны яратмавымны, Борис Хәлимов дигән журналистның үзем булуым белән горурланып куйган була идем...

Шигърият хакына үземә кул сала яздым...
- Шигърият юлы алдан тәгаенләгән максат идеме?

- Мин шагыйрь булу турында хыялланмадым. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, авылда атлар караучы булып эшләү ниятендә туган авылыма кайттым. Атлар яратуым мине бүген дә озата килә. Әмма мин кайтканда авылдагы ат караучы карт әле эшләп йөри иде. Минем янга исә авылдашлар, син гәзиткә яза торган кеше, менә хисапчыбыз урлаша, шуның турында газетага яз әле, дигән гозер белән килде. Язып чыктым. Райкомга чакырттылар. Башка киңәшләшми генә болай эшләмә, диделәр. Әлеге фельетоннан соң мин шуны аңладым - авылда калып булмый. Октябрьск шәһәрендә нефть училищесын тәмамладым да Каспийга чыгып киттем. Шигырьләр исә языла торды. Мин аларны язсам да, үзләрен яратмый идем. Ә алар туа торды. Шигърияттә үземне таба алмау аркасында, минем Каспий диңгезенә ташлану очрагы да була язды. Баксаң, әлеге иҗади бәргәләнүдә мин образ дигән матур төшенчәнең тормыштагы матур чагылышын эзләп тилмергәнмен икән.
- Әмма ул вакытларда иҗат белән генә яшәмәгәнсез...
- Мин Каспийдан Октябрьск шәһәренә кайттым. Мәктәпкә урнашасым килгән иде, мине акылга зәгыйфь балалар йортына тәрбияче итеп куйганнар булып чыкты. Кайтып, инәй белән күрешеп килдем дә (безнең соңгы очрашу булып чыкты, озакламый ул дөнья куйды) эшкә керештем. Балаларның төне буе ертык сәләмәләрен тегәм, сәдәфләрен тагам, кичен әкиятләр сөйлим... Икенче әниләренә әверелеп беттем дигәндә генә армиягә алдылар. Теге балалар мине җибәрмәскә тели, машинаның кузовына төялделәр - төшереп кенә булмый бит...
- Армиядән кайткач, тулаем иҗатта гына булдыгызмы?
- Әгәр мин, Пушкин кебек, Царское Селоларда укып үскән булсам, бәлки, шигърияттә үземне тиз тапкан булыр идем. Без бит ул чорда шигърияткә сугыш елларында туган йөзгә якын шагыйрь килдек. Назыйм Хикмәт, Пабло Неруда, Гарсиа Лорка шигърияте белән җенләндек. Безләрдә ак шигырь - верлибр белән «шакмак» шигырь классикасы капма-каршы бәрелеште. Үткән гасырның алтмышынчы елларындагы шигъри эзләнү - табышлар һәм югалтулар үзе бер ачылмаган сер әле. Анда ике юнәлеш - рационалистик һәм лирик юнәлешләр бәрелеште. Фикер-акыл һәм хис юнәлешләре. Әмма заманның сәяси-коммунистик җитәкчелеге, минем карашка, алмашка яшь буынны әзерләгәндә, бер җитди хата җибәрде. Рационалистик экспрессионизм юнәлеше нигез итеп алынды, билгеле бер фамилияләрдән «обойма» булдырылды да, милли-хиссияти юнәлеш тарафдарлыгына йөз тоткан безләр, әйтик, мин үзем, Рәшит Әхмәтҗан, Кадыйр Сибгатуллин, Зиннур Насыйбуллин, Рифкать Закиров, Әдхәт Синугыл, Рим Идиятуллин һәм башкалар иҗаты рәсми дәүләт игътибарыннан читтә торып калды. Шуның аркасында күбебезнең биографиясе ватылды, язмышлары чәлпәрәмә килде, кайберләре вакытыннан алда китеп тә барды. Әгәр безне шул чакта татар шигърияте бөркетенең икенче канаты итеп күргән булсалар, безнең иҗат та параллель рәвештә үскән һәм бүгенге шигъриятебез күпкә кызыклырак булган булыр иде. Бу әдәби процесска зур зыян салды. Күпләрнең мине әле бүген дә коры публицист санап, шигърият бакчасына кертми азаплануы көлке, әлбәттә. Аларга киләчәктә кысыла төшәргә һәм шигърияттән миңа урын бирергә туры киләчәк. Бу очракта мин киң күңелле каләмдәшем Равил Фәйзуллинга рәхмәтлемен. Ул мине шагыйрь итеп таный. Бәлки, әлегә шул да җиткәндер?!
- Сезне, һәрхәлдә, Казанда күбрәк публицист буларак таныйлар.
- Сеңлем, яхшы бит бу!.. Шөһрәт һәм мин-минлек тамыр җәйгән, Тукай-Такташларын гүргә керткән Казанда минем кебек шагыйрьгә әлегә буш пьедестал калмаган. Әгәр шагыйрь булу өчен бер талант кирәк булса, чын публицистка ике талант кирәк. Мин бу хакыйкатьнең тозын кашыклап ашадым. Ачы ташы йөрәккә утырды. Әмма мин Казанда шагыйрь дусларымның күп булуына куанам гына!.. Көнчелек белән тауга менгән очракта аннан төшүе газаплырак, авыррак була. 1965-1991 еллар аралыгында Казанда минем бер китабым да басылмады. Бу вакытта Башкортстанда - унга якын, Мәскәүдә 4 китабым дөнья күргән булса да. Татар әдәбиятында көнчелектән, бәлки, Тукайның үзен дә кертеп, миннән дә зуррак зыян күргән кеше юк. Бу мине бөтен кеше дә кабул итмәде дигән сүз түгел - өстәгеләрнең эше ул. 1988 елда «Язык мой - друг мой» дигән мәкаләм басылып, бөтен Союзны шаулаткач, Уфада барлык юлларымны кистеләр. «Книга Печали»ны чыгарудан Уфа да, Казан да, Мәскәү дә баш тартты. Мин аны 1991 елда Литвада 25 мең тираж белән бастырып, милләтемә бушка тараттым...
- «Аргамак» журналын җитәкләгән елларыгызга күз салсак, гомернең нинди өлеше ул?
- Бик кадерле өлеше. Мин анда биш елга якын эшләдем. Андагы хезмәттәшләремне, эшләгән елларымны сагынып искә алам.

Татар - иң чирле милләт...
- Сезгә шундый бунтарь холык каян килә?

- Мин бунтарь түгел! Әдәбиятны бунт белән генә тудырып булмый. Мин шактый үлчәп эшли, үлчәп сөйли торган кеше. Мин бары тик азатлык хакына башымны идертә алмыйм. Фикер иреге яклы кешемен. Үз фикеремне әйтмәсәм, биологик тазалыгым какшый башлый. Кешенең тазалыгы йөрәгенә кара тойгы, көнчелек, түбәнчелек җыюга бик бәйле. Татар бүген шуңа да иң чирле милләт.
- Бәлки ул, «Әйтеп кенә берәр нәрсәне үзгәртә алсам иде мин»гә терәлә торгандыр?
- Бәлки... Туган телеңә, милләтеңә караш шундый булганда, татар була торып, ничек дәшми калырга мөмкин соң?! Менә синең башыңны идертәләр, аннан кул белән иелгән башыңа басалар, ул тагын да иелә, аннан тагын да...
- Ә Сез берәр нәрсәне үзгәртә алдыгызмы соң?
- Күпмедер үзгәртә алган кебек идем. Халкыбыз «Аргамак» журналын ничек көтеп ала һәм күз алдында уңайга әверелә башлаган иде. Әмма милләтнең сәяси көрәшкә әзер түгеллеге, бер өлешенең гасаби наданлыгы, корсак кайгысы белән чикләнүе, эш башындагыларның җавапсызлыгы аркасында бу уңай үзгәрешләрне яңадан «кәҗәдән ашатып» бетердек. Хәзер ашатып беткәннәрнең җавапсызлыгы хакын да миннән таләп итәләр. Кайчак төннәрен тәрәзәм янына килеп басам - Йа Ходай Тәгалә, минем кебек тагын бер-ике генә затны бирсәң дә, без нәрсәгәдер ирешә алыр идек, дип уйланып басып торам. Күземә яшь бәрә. Бездә бит һәр нәрсә диярлек җил кая иссә - шул якка борылу, үзеңне кайчандыр басып алган дошманга хезмәт итү, корсак кайгыртуга кайтып кала. Бу хакта үзем ачкан теорияләрем дә бар. Әмма милләткә теория кирәкми... Аңа ипи, фатир һәм премия кирәк!..
- Дошман - дошмандыр, ә менә үз татарың арасындагы хөсетлекне нәрсә белән аңлата аласыз?
- Бездә Аллаһтан бирелгән көчне, сине изгән дошманга юнәлтәсе урынга, аны үз туганыңа юнәлтү бара. Татарны үзгәртү өчен, ким дигәндә, ун елны аны уятуга багышларга кирәк. Бирсеннәр иде миңа 100 млн сум. 100 мең тираж белән газета һәм милли телевидение ачар идем - ун елдан, бәлки, халыкны уята алыр идек...

Хатыным күбрәк популяр...
- Сез нинди әти, өч балагыз өч анадан, дип беләм?

- Бик бәхетле әти. Хатын аера торган кеше булмасам да, язмышымда аерылу-кушылу чуалышлары да булмый калмады. Шулай туры килде. Язмыштыр, күрәсең. Беренче тапкыр мин үземнең яраткан кызым Венерага өйләнергә тиеш идем. Туй ясарга кайтсам, кемнеңдер коткысы нәтиҗәсендәме, ул кире уйлаган булып чыкты. Мин бик рәнҗедем һәм Казанга кире кайтып, урамда беренче очраган кызга тәкъдим ясадым. Бу шагыйрьләрчә искиткеч «безумный» батырлык иде. Ул хатыным белән дүрт ел яшәдек, Земфирам бик яхшы, намуслы хатын иде. Илсөяребез туды. Бала бәгырьне ашаса да, чын яратусыз да яшәп булмый иде - мин, Уфага кайтып, кияүгә чыкмый яшәгән Венерамны эзләп таптым. Зөлфиябез туды. Ә минем малай турында хыяллану узмады. Егерме елдан соң да малай хакына өченче хатыным белән очрашырга батырлыгым җитте. Кызыбыз Кадрия туды. Малай турындагы хыял чынга ашмаса да, өч кызымны да тигез яратам.
- Венера апаның әйбәтлеге турында ишетмәгән кеше юк бугай инде ул.
- Мин үзем дә кая гына барсам да: «Венераның хәлләре ничек? Сәлам әйт!» - иң күп ишеткән сүзем. Алар минем хәлемне белүдән алдарак яңгырый. Ул миңа караганда популяррак. Тиле - хатынын мактар, ди, әмма Венера апагызны мактамый мөмкин түгел. Аннан еш кына: «Айдар Хәлим белән яшәве кыендыр инде?» - дип сорыйлар. Ул, сорауга елмаеп: «Юк, аның белән яшәве ләззәт!» - дип җавап бирә. Минемчә, ялганламый.
- Әңгәмәбезне йомгаклап, сорыйм әле: Айдар Хәлимгә мондый ныклык кайдан килә?
- Бөек татар милләтеннән. Кыйблага тугрылык, холык тотрыклылыгы, үз милләтең улы булудан. Тормыш бит ул - яшәү белән үлем арасындагы мәңгелек чират. Әлеге чиратта мин бер һәм бердәнбер. Бу уңайдан моннан кырык ел элек язылган шигырем дә бар:
Йә үсәрмен, йә үләрмен
Үлемсезлегем өчен.
Гасырларны тулгак тоткан
Мине тудыру өчен...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading