16+

Азрак бәбиләргә, күбрәк тәпиләргә...

Бакчадан чыгып килүче ир-атның сүзләреннән өйгә кайтып җиткәнче көлдем. Ике яктан ике улын җитәкләгән ике метрлы ир, кулындагы квитанциягә карап: «Да, «детопроизводство» белән азрак шөгыльләнергә, күбрәк эшләргә кирәк була икән моннан соң», - дип уфтанып куйды... Әле теге ике терекөмеш кебек улларының үз туксаннары туксан. Алар бертуктаусыз такылдап кына тора:...

Азрак бәбиләргә, күбрәк тәпиләргә...

Бакчадан чыгып килүче ир-атның сүзләреннән өйгә кайтып җиткәнче көлдем. Ике яктан ике улын җитәкләгән ике метрлы ир, кулындагы квитанциягә карап: «Да, «детопроизводство» белән азрак шөгыльләнергә, күбрәк эшләргә кирәк була икән моннан соң», - дип уфтанып куйды... Әле теге ике терекөмеш кебек улларының үз туксаннары туксан. Алар бертуктаусыз такылдап кына тора:...

Безнең илдә һәрвакыт шулай - бирү дигәннәре юктан гына, тик торганнан гына була алмый. Моның бер-бер «ски»е бар! Шулай була да. Инде ничә ел бала тапкан өчен акча, җир кишәрлеге биреп сөендерделәрме - җитеп торыр безгә, җәмәгать. Хәзер әҗәтләрне түләр вакыт килеп җитте. Урамнарда плакатлар күтәреп чыккан гади халыкның барыбер теше үтмәде (аның үтмәячәге аңлашыла да иде инде) - бер балага шуның кадәр, икенчесенә моның кадәр акча кире кайтарыла, дип, вәгъдә өеп, балалар бакчасы өчен түләү бәясен шапылдатып күтәреп тә куйдылар. Имеш, берәү моның кадәр акча эшли, икенче берәү аңа караганда баерак. Шуңа күрә, кемдер, гаиләдә кеше башына 20 мең сум акча тими икән, бакчага түләгән акчасының 20 процентын (әмма ике ата-ана да эшләргә тиеш), өч балалы икәнсең, 70 процентын кире кайтара ала...
Әмма иң ачуны китергәне башка, җәмәгать: балалардан кала акча эшләп булырлык тармак бездә бөтенләй беттемени инде ул?
Ясле-бакчадан кергән акча белән генә нефтьле республика череп баемаячагы да аңлашыла аңлашылуын - аны кечкенә баласы булган яшь гаилә бюджеты гына үз сыртында анык тоя. Бала үстергәндә хәтта бер мең сум акча да һава торышы ясарга сәләтле! Балалар бакчасы өчен моңа кадәр түләгән мең дүрт йөз сум акча икеләтә артып, ике мең сигез йөзгә сикерү белән генә түгел бит әле. Аның түгәрәкләре берсе-берсе алты йөз сум тора, бакчадан тыш, балаңны чара-түгәрәкләрдән мәхрүм итмәскә тырышасың. Анысы да бушлай түгел.
Тагын демографик кризиска борылабызмы?
Борылсак та, гаҗәп булмаячак. Менә безнең бакчадагы төркемдә генә дә ике ана эшләреннән китәргә мәҗбүр булды. Икесенең дә беренче балалары башлангыч сыйныфка мәктәпкә йөри, кечкенәләре - балалар бакчасына. Ә теге компенсация дигәннәре ике ата-ана да эшләгән очракта гына кайтарыла, шуңа алар компенсациядән инде мәхрүм. Эштән китүләренең сәбәпләре бик гади - баланың берсен мәктәпкә илтергә, икенчесен бакчадан алырга өлгермиләр. Әле бит теге алда әйтелгән бакчадан тыш, мәктәпкә әзерлек курсына, бокс түгәрәге, гимнастика кебекләренә дә шәһәрнең башка җирләренә алып чабасы бар! «Өйдә утыруыбыз очсызгарак төшә», - диләр иде былтыр, быел менә бакчага да икеләтә артык түли башладылар. Кеше үзеннән-үзе бала алып кайту турында җиде кат уйлый, бер кат кисә башлаячак инде. Путин биргән ана капиталына, җир кишәрлегенә генә алданырмы икән ата-ана?! Әле бит ул тапкан баланы кеше итәсе дә бар. Бала бакчада яшәми - аны өйдә дә ашатасы, өч ел фасылына өч төрле кием-салым да юнәтәсе бар...
Өч тиенлек файда, биш тиенлек зыян
Балалар бакчаларыннан җыелган акчага тагын бер Универсиада уздыра алмаячакбыз анысы, әмма күпләрнең нервысын туздырып, кемнәрнеңдер соңгы тиен акчаларын кан елатып тартып алырга ирешерләрдер. Балалар белән акча эшләү генә кирәкме икән? Бюджетның аның нәфесе беркайчан да туймас анысы, үз илеңдә хет балалар бакчасында булса да кирәклегеңне тоясың килә бит! Алайса ул балаларга үзләренең иң бәхетле илдә үсүче иң бәхетле балалар икәнлекләрен ничек аңлатмак кирәк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading