16+

Балачак бәхетле узсын

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне якынлаша. Балачак бәйрәмен бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы 1925 елларга барып тоташа. Сан-Францискода ятим балалар өчен бәйрәм оештыралар. Россиядә исә балаларны яклау көне 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Татарстан премьер-министр урынбасары - Татарстанның мәгариф һәм...

Балачак бәхетле узсын

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне якынлаша. Балачак бәйрәмен бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы 1925 елларга барып тоташа. Сан-Францискода ятим балалар өчен бәйрәм оештыралар. Россиядә исә балаларны яклау көне 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Татарстан премьер-министр урынбасары - Татарстанның мәгариф һәм...

- 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне, үзенә күрә олыларга һәр баланың да ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген һәм сабыйларның балачагы бәхетле узсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәклеген искәртеп тора. Әлеге көн укучыларның көтеп алынган каникулы башлану вакытына туры килә. Укучылар өчен, кызыксынуларын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә сменалар булган 1300дән артык сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк. Безнең максат - балаларның җәйге ялларын истәлек­ле, күңелле, хатирәләргә бай, куркынычсыз итеп оештыру. Балалар - безнең киләчәк, өметебез, - диелгән министр котлавында.

Республикада Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелә.

«Казан ярминкәсе»ндә «Казан балалар дөньясы» махсуслашкан күргәзмәсе эшли башлады. Анда балаларның рәсемнәре тәкъдим ителгән. Шулай ук табиб, психолог белгечләреннән, ЗАГС хезмәткәрләреннән киңәшләр алырга да мөмкин. 31 майда Казанда инде дүртенче ел рәттән «Балалар парады» оештырылачак. Әлеге шәһәр гаилә фестивалендә 3 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Фестивальне үткәрүдән җыелган акчалар Рональд Макдоналд йорты фондына онкологик авырулы балалар ихтыяҗына тотылачак.

1 июнь көнне исә башкалабызда бәйрәм узачак төп мәйданчыклар - Кремль биләмәсе һәм Горький паркы булачак. Казан мэриясе матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, анда балалар өчен иҗат коллективлары әзерләгән концерт программалары, мастер-класслар, уеннар, ярышлар узачак. Горький паркында «Могҗизалар илендәге Алисә» мультфильмына килеп эләксәң, Кремль каршындагы бәйрәмдә яшь рәссамнар талантларын сыный алачак, анда хайваннарны тотып карарга ярый торган зоопарк та эшләр дип көтелә. Бәйрәм кысаларында, аз керемле гаиләләрдән талантлы 30 балага Кара диңгез буендагы лагерьга юллама бирү дә каралган.

Тормыш ыгы-зыгысы белән балаларыбызга игътибарны киметмәсәк иде, алар һәрчак әти-әни назына, ярдәмгә мохтаҗ. Балачаклары бәхетле узсын.

750000
Статистика мәгълүматлары буенча, 2010 елда илдә 750000 ятим бала исәп­ләнгән. Ятимнәр саны ел саен 15 меңгә артып бара.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading