16+

Балалар бакчалары өчен икегә бүлеп түләргә була

Татарстанда 2014 елның гыйнварыннан балалар бакчалары өчен икегә бүлеп түләргә мөмкинлек туачак, ягъни түләүләрнең икенче өлешен компенсация алгач кына башкарсаң да була.

Балалар бакчалары өчен икегә бүлеп түләргә була

Татарстанда 2014 елның гыйнварыннан балалар бакчалары өчен икегә бүлеп түләргә мөмкинлек туачак, ягъни түләүләрнең икенче өлешен компенсация алгач кына башкарсаң да була.

Әмма әлеге яңалык гаиләдә бер кешегә булган керем 10 меңнән артып китмәүчеләргә генә карый.
Бу турыда ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерде. «Әлеге мәсьәләне инде хәл ителде дияргә була. Хәзерге вакытка аның эшләү механизмы карала, ягъни квитанцияләр ничек биреләчәге һ.б. сораулар ачыклана», - диде ул.
Билгеле булганча, киләсе елның гыйнвар аеннан балалар бакчалары өчен түләүләр артачак. Шуңа бәйле рәвештә, республикада аз керемле, ягъни бер кешегә булган керем 20 меңнән артып китмәгән гаиләләргә өстәмә компенсацияләр каралган. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин әйтүе буенча, бүгенге көндә 14 мең өстәмә компенсация билгеләнгән. Әлеге ярдәмне билгеләтү график буенча кабул ителә, әмма хәзерге вакытта чакырылучыларның нибары 38 проценты гына гариза тапшырган, шуларның 70 проценты - гаиләдә бер кешегә булган керем 10 меңнән артып китмәүчеләр. Кыскасы, әти-әниләр әлегә өстәмә компенсация билгеләтү өчен гариза язарга әллә ни ашыкмый. Моннан тыш, балалары бакчага йөргән һәр гаиләгә тиешле федераль компенсацияне (балалар бакчасына түләгән акчаның беренче балага - 20 проценты, икенчесенә - 50 проценты, өченчесенә 70 проценты кире кайтарыла) алмаучылар да күп икән әле. Татарстанда аны 72 мең гаилә генә ала, ә балалар бакчаларына 190 мең сабый йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading