16+

“Балалар парады”ы онкологик авырулы балаларга ярдәм итә

Әлеге шәһәр гаилә фестивале Казанда дүртенче тапкыр үткәрелә.

“Балалар парады”ы онкологик авырулы балаларга ярдәм итә

Әлеге шәһәр гаилә фестивале Казанда дүртенче тапкыр үткәрелә.

Тиздән балаларны яклау көне. Бу уңайдан, "Театр праздника "BraVo!" бәйрәм агентлыгы 31 май көнне 10.30дан 14.00гә кадәр Казанның "Ривьера" отеле каршындагы мәйданда, "Балалар парады" оештырачак. Бу юлы әлеге бәйрәмдә Роналд Макдоналд йортында торып дәваланучы балалар да катнашачак. Гомумән, әлеге шәһәр гаилә фестиваленә килергә теләк белдереп 825 гаиләдән заявка килгән. Чарада гаиләләр белән катнашканга да фестивальне шулай атаганнар. "Театр праздника "BraVo!" бәйрәм агентлыгы директоры Наилә Хәбибуллина әйтүенчә, бәйрәмдә бары теркәлү узганнар гына катнаша ала. Мәйданда буш урыннар калган очракта, анда хәйрия билетлары белән керергә мөмкин булачак. Билет бәясе гаиләгә 500 сум, ди.

Ә чара балалар, олылар өчен дә күңелле булыр дип көтелә. Төрле викториналар, уеннар, ярышлар, интерактив чаралар узачак монда. Балалар өчен самокатта йөрү мөмкинлеге дә туган. Бәйрәм ахырында лоторея уйнатылачак. Бүләкләре дә саллы: фотосессия ясату, ял йортларына юллама да бар.

- Гаилә фестивале булганлыктан, без төп басымны гаиләгә ясарга тырышабыз һәм балаларга да, олыларга да кызыклы программа төзибез. Флешмоблар, концерт һәм конкурслар - барысы да аларны тамашачы гына итеп калмый, ә фестивальнең катнашучысына әверелдерә, - ди фестивальне алып баручы Никита Волков.

Бәйрәм концертында эстраданың танылган йолдызлары Дилә Нигъмәтуллина һәм Альбина Апанаева, Ләйсән Гыймаева балалары белән чыгыш ясар дип көтелә.

Бәйрәмнең төп максаты - "Балалар - балаларга" акциясендә катнашу. Фестивальне үткәрүдән җыелган акчалар Роналд Макдоналд йорты фондына онкологик авырулы балалар ихтыяҗына тотылачак.

Роналд Макдоналдның Казандагы йорты директоры Юлия Миронова сүзләренчә, мондый бәйрәмнәр авыру балалар һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча кирәк. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен мәйданда да махсус тартмалар урнаштырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading