Шәһри Казан

Балаларга – бүләк

Кичә башкалабызда күптән көтелгән «Әкият» мәдәният үзәге ачылды. Тантанада Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. «Без, балалар ата-аналары белән бергә килә алырлык урын булсын, дип күптәннән хыялландык. Монда балалар ял итеп кенә калмасын, үсеш...

Реклама

Кичә башкалабызда күптән көтелгән «Әкият» мәдәният үзәге ачылды. Тантанада Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
«Без, балалар ата-аналары белән бергә килә алырлык урын булсын, дип күптәннән хыялландык. Монда балалар ял итеп кенә калмасын, үсеш тә кичерсен. Бу бинаның идеясе беренче Президент тарафыннан эшләнгән иде. Башкарып чыккан эшебез уйлаганнан да яхшырак булып чыкты. Балалар өчен бик яхшы сарай барлыкка килде. Без балаларыбыздан берни дә жәлләргә тиеш түгел. Бу - безнең балаларыбызга бүләк», - дип белдерде Рөстәм Нургали улы.
Бина әкияти сарай кебек төзелгән. Ул ак таш манаралар, үрелгән колонналар, декоратив бизәкләр белән баетылган. Тышкы яктан халык әкиятләрендәге скульптор композицияләр белән бизәлгән.
Бинаның беренче ташлары 2008 елда салына башлаган иде. «Әкият» мәдәният үзәге бинасының проект бәясе 1 млрд 300 миллион сумга төшкән. Аның мәйданы 21,7 мең квадрат метр. Шуның 7 мең квадрат метрын «Әкият» дәүләт курчак театры били. Калган урыннар балалар сәнгать, музыка мәктәпләренә һ.б.ларга бирелгән. Биредә 250 һәм 100 урынга исәпләнгән ике зал, балалар кафесы, уйнау урыннары һәм сәүдә галереясы урнашкан.
Соңыннан кунакларга «Камыр батыр» белән «Буратино» спектакльләре күрсәтелде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: